Газиз Кашапов музее () — Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Аксубай туган якны өйрәнү музее филиалы. Музей татар язучысы, публицист Газиз Кашаповның (Газизҗан Салих улы Кашапов-Үзиле, 1942—1991) туган җирендә ачылган, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

Музей 1992 елда авыл мәдәният йорты бинасында ачыла. Музейны нигезләү эшендә туган төбәк тарихын өйрәнүче ирле хатынлы Зартдиновлар — Альбина Сәет кызы (мәктәп директоры) һәм Әхмәдулла Рәхмәтулла улы (музейның беренче директоры) башлап йөриЛюдмила Карташова. Старые традиции Нового Узеева . «Республика Татарстан», 29.03.2003. Мәдәният йорты каршына авыл халкыннан җыелган акчага Газиз Кашаповның бюсты урнаштырыла (авторы — Казан сынчысы А. Х. Габдрәшитов).

Экспонатлар Музей фондында 1 154 экспонат саклана. Күргәзмәләрдә Г. С. Кашаповның шәхси әйберләре (шул исәптән хәрби формалары), XX гасыр белән бәйле йорт кирәк-яраклары, газета-журналлар, китаплары белән танышырга мөмкин.

Экскурсия Газиз Кашшаф иҗаты

Сылтамалар Музей сайты Аксубаевский краеведческий музей. Музеи России

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Аксубай районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Газиз Кашапов