Шиһабетдин Мәрҗани музее () — Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани, 1818-1889) тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.

Тарих

Музей 1992 елда оештырыла башлый. Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында 2000 елның 2 октябрендә рәсми төстә ачыла. ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән 2010 елның апреленнән — Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы.

Экспонатлар Гомуми мәйданы — 101,2 кв. м. (ике бүлмә). Музей фондында 353 экспонат (төп фондта - 259, ярдәмче фондта - 94). Монда Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы этнографик, археологик табылдыклар, документлар, сирәк очрый торган китаплар, Коръән һәм картиналар саклана Муфтий в музее . islamio.ru, 25.03.2015.

Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбендә 1998 елдан башлап ике елга бер Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция уздырыла .

Сылтамалар Музей Шигабутдина Марджани . Әтнә районы сайты Муфтий Татарстана посетил музей Шигабутдина Марджани. ТМДН сайты, 25.03.2015

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Әтнә районы музейлары Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Шиһабетдин Мәрҗани