Кәрлә планета - Астрономия халыкара берлегенең билгеләмәсе буенча күктәге җисем түбәндәгечә үзлекләргә хас: Кояш тирәсендәге орбитада әйләнә гидростатик тигезлекне (тартылу көче газ-нурланыш басымына тигез) тотып алырлык гравитацион массага ия була планета иярчене булмый үз орбитасында өстенлек итми (кәрлә планета үз юлын тазарта алмый)
"Кәрлә планета" истилахы 2006 елда кертелгән. Планеталар тирәсендәге киңлекне тазарта алалар, ә кече җисемнәр һәм астероидлар хәтта гидростатик тигезлекне тота алмыйлар, кәрлә планета - арадагы объект.
Астрономия халыкара берлеге Церера, Плутон, Хаумеа, Макемаке, Эрида 5 кәрлә планета булып таный, Койпер билбавында 200 кәрлә планета булырга мөмкин.
Сылтамалар Как разложить планеты по полочкам или Астрономии требуются Линнеи Официальные карликовые планеты Астрономы нашли самую далекую карликовую планету Солнечной системы
*