Рәми Гарипов, Рәми (Рамил)Рамил - ата-анасы кушкан исеме Ягъфәр улы Гарипов (, 1932 елның 12 феврале, Башкортстан АССР, Салават районы, Аркавыл — 1977 елның 20 феврале, Уфа) — шагыйрь, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан)«Туган тел» шигыре өчен берлектән чыгарыла.
Уфа мөселман зыяратында җирләнде. Тәрҗемәи хәле 1932 елның 12 февралендә Башкортстан АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач (1946 елда), Уфадагы С. Кудаш исемендәге 9нчы интернат - мәктәптә укый. 1950 елда Мәскәүдә әдәбият институтына укырга керә. 1955 елдан Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында, китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959 елдан Салават районы «Йөрүзән», «Сарыкамыш» күмәк хуҗалыкларында комсомол сәркатибе һәм «Ленин байрагы» () (хәзерге «Йөрүзән») () район газетасында әдәби хезмәткәр вазифасында. Озак еллар дәвамында «Башкортстан кызы» () журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.
Иҗаты Рәми (Рамил) Гариповның беренче шигырьләре Аркавыл мәктәбендә укыганда язылган (мәсәлән, «Кечкенә партизан» балладасы).
Интернат-мәктәптә укыганда даими рәвештә «Октябрь», «Совет әдәбияты» журналларын укып, язучыларның яңа әсәрләре белән танышып бара.
Матбугатта чыккан беренче әсәре – 1950 елда «Кызыл таң» газетасында һәм «Әдәби Башкортстан» () журналында басылган «Ленин» дигән шигыре.
1954 елда нәшер ителгән тәүге китабы - «Йөрүзән» исемле шигырьләр җыентыгы (Әдәбият институты өчен диплом эше) матбугатта уңай бәя ала. 1958 елда чыккан «Таш чәчкә» җыентыгына кергән шигырьләреннән яшьлек ялкыны бөркелеп тора, аның поэзиясенә тирән моң, фикер тыгызлыгы хас. Китаптан китапка («Сабан тургае җырлары» (1964), «Очу» (1966), «Әманәт» (1969), «Миләш-кәләш» (1974), «Йолдызлы уйлар» (1979), «Умырзая җыры» (1981)) аның шигырьләрендә халыкның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфи лирика, халыкчан юмор көчәя. Халык авыз иҗатына, бигрәк тә кобаер өлгесенә мөрәҗәгать итеп, шигырь юлларын халыкчан тасвирлар белән баета.
Тәрҗемә Тәрҗемә өлкәсендә дәвамлы эшли: А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Һенрих Һейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Коста Хетагуров, Абай, А. Блок, С. Есенин, Рәсүл Хәмзәтов, Иван Франко, Александр Твардовский һ. б. сүз осталарының аерым шигырь өлгеләрен тәрҗемә итә.
«Туган тел» Мин халкымның чәчкә күңеленнән, Бал кортыдай энҗе җыямын. Җыямын да - җанлы энҗеләрдән Хуш исле бер кәрәз коямын.
Шуңа да мин беләм тел кадерен: Беркемнән дә телем ким түгел. Көчле дә ул, бай да, ягымлы да, Ким күрер тик аны ким күңел!..
Халкым теле миңа - хаклык теле, - Аннан башка минем илем юк. Илен сөймәс кенә телен сөймәс, Иле юкның гына теле юк!
Әнкәм теле миңа - чәчән теле, Аннан башка минем халкым юк, Йөрәгендә халкы булмаганның Кеше булырга да хакы юк! Туган тел. Рәми Гарипов.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев исемендәге премия (1988) (вафатыннан соң) Башкортстанның халык шагыйре (1992) (вафатыннан соң)
Хәтер
Уфадагы бер урамга шагыйрьнең исеме бирелгән. 1990 елда Рәми Гарипов исемендәге премия булдырылган. 1994 елдан республика гимназия-интернаты үзенең күренекле укучысы Рәми Гарипов исемен йөртә. 2026 ― Башкортстанның Язучылар берлеге идарәсе карары белән Рәми Гарипов исемендәге медаль булдырылган. Бүләк шәхескә Башкортстан әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен тапшырыла. Ул язучыларга гына түгел, сәхнә осталарына, Россиянең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә, милли әдәбият үсешенә зур өлеш керткән чит ил гражданнарына да биреләЛәйлә Аралбаева. Башҡортостанда Рәми Ғарипов исемендәге награда булдырылды. Башинформ, 11.02.2026Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Рәми Ғарипов исемендәге тәүге миҙалдар тапшырылды. Башинформ, 13.05.2026.
Искәрмәләр
Әдәбият «Рами Гарипов. Торю дорогу в будущее» (җыентык, төзүчесе З. Буракаева). Уфа, 2005. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар «Ватандаш» сайты Чын халык шагыйре. «Бельские просторы», 2007, № 2 Мостай Кәрим Рәми Гарипов турында
Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Рәми Гарипов