Николя́ Поль Стефа́н Саркози́ де На̀дь-Бо́ча (, тулы исеме Nicolas Paul Stéphane Sárközy de Nagy-Bócsa) — Франциянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Француз Җөмһүриятенең 23 нче президенты һәм Бишенче Француз Җөмһүриятенең 6 нчы президенты. Президент буларак, шулай ук Андорра кенәзе. Президент булып 2007 елның 6 маенда сайлана, вазифага, Жак Ширакны алыштырып, 16 май көнне керешә.

Идарә итә торган «Халык хәрәкәте өчен берлек» фиркасе (, UMP) җитәкчесе.

Франциядә аны шаяртып «Сарко» (Sarko) кушаматы белән атыйлар.

Белемне католик мәктәптә ала. Аннары «Көнбатыш Париж — Нантер-ля-Дефанс» университетында укый. Юрист белгече була.

Төркем:Франция президентлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Хокукчылар Төркем:Париж сәяси фәннәр институтын тәмамлаучылар