Укчы йолдызлыгы ( әл-қәўәс — «җәя»Кавәс — 1) җәя; 2) зодиак тамгасы буенча булган елның ноябрь ае (Стрелец). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 197.; бор. төрк. Ya (~җәя),https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover шулай ук Кавәс йолдызлыгы; ) — Җәди һәм Гакрәп йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Аның иң якты йолдызлары 2 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар булып ялтырыйлар. Бу йолдызлыкта кышкы кояш торгынлыгы ноктасы һәм безнең Галактиканың үзәге (30 000 яктылык елы ераклыгында) урнашкан.

Астеризмлар 300px|thumb|left|Чәйнек астеризмы Чәйнек астеризмы Укчы йолдызлыгының түбәндәге йолдызларыны эченә ала: ζ (Аскелла), φ, δ (Кавәс Мөтәвәссыйт) һәм ε (Кавәс Җәнүби) — чәйнек үзе, λ (Кавәс Шимали) — капкач, τ һәм σ (Нунки) — тотка һәм γ² (Әлнәсыл) — борын. Әлнәсыл йолдызы янындагы Киек каз юлы полосасы — кайнар су агымы.

Күренүчәнлек Гадәттә, Кояш бу йолдызлыкта 18 декабрьдән 18 гыйнварга кадәр була. Йолдызлыкны февраль ахырыннан ноябрь башына кадәр күзәтеп була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июнь–июль айларында була. Россиядә тулысынча көньяк өлкәләрендә күренә.

Тарих һәм исемнәр left|300px|thumb|Кавәс йолдызлыгы (күк йөзенең тышкары ягыннан караганда). Әл-Суфинең «Кузгалмас йолдызлар китабының» 1730 елдагы кулъязмасы. АКШ Конгрессы китапханәсе Укчы

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар