Гагау́злар яки Гагавызлар () — төрки халык. Гомуми саны — 250 меңгә якын. Күбесе Молдовада һәм Украинада яши. Гагауз теле төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Диннәре — праваслаулык.

Гагауз халкының Молдова эчендә урнашкан Гагавызстан исемле административ-территориаль берәмлекләре бар.

Тарих

Пәйда булу Гагауз халкының барлыкка килүе турында берничә гипотеза бар: Гагаузлар нәселен төрки телләрдә сөйләшкән күчмә халыклар — угызлар, бөҗәнәкләр һәм кыпчаклар нигезләгән. Гагаузлар — Госманлы империясе вакытында төркиләшкән болгарлардан барлыкка килгән халык. Сәлҗуклар теориясы: XIII йөздә Добруҗага күчкән төрекләрнең нәселеннән пәйда булган халык. Гагаузлар — VII йөзлектә күчкән протоболгалардан чыккан халык.

Искәрмәләр

Төркем:Төрки халыклар