Сазтамак — Татарстан Республикасының Кукмара районындагы торак пункт. Авыл һәм Сазтамак тимер юл тукталышыннан гыйбарәт. Байлангар авыл җирлегенә карый. Кукмара шәһәреннән 10 км ераклыкта, Нурминкә елгасы буенда урнашкан. Атаманың этимологиясе Топоним татар телендәге «саз» һәм «тамак» сүзләреннән килеп чыккан. География Сазтамак Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 113 чакрым, ә район үзәге Кукмарадан төньяк-көнбатышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Авыл район үзәге Кукмара шәһәреннән 10 км ераклыкта, Нурминкә елгасы буенда урнашкан. Авыл аша «Кукмара — Шәмәрдән автомобиль юлы уза». Тарихы Саз-Тамак авылы (шулай ук Деревня по речке Нурме, Пустошь по речке Нурме исемнәре астында билгеле) төрле чыганакларда 1719нчы елдан башлап телгә алына.

1860нчы елларга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннарына карый. Аларның төп һөнәрчелеге игенчелек, терлекчелек, агач эшкәртү һәм итек басу була.

1859нчы елда авылда мәчет, XX гасыр башында — мәчет һәм мәктәп, 2 кибет, ярма эшкәртү була.

1931нче елдан колхоз, 2000нче елдан Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәвешендәге предприятиеләр эшли.

Административ яктан, 1920нче елга кадәр Казан губерниясенең Мамадыш өязе, Иске Юмья волостена, 1920нче елдан - ТАССРның Мамадыш кантонына, 1930нчы елның 10нчы августыннан Татарстанның Кукмара районына, 1963нче елның 1нче февраленнән Саба районына һәм 1965 елның 12нче гыйнварыннан Кукмара районына карый. . Халык саны 1782 ел - 34 ир кеше, 1859 ел - 418 кеше, 1897 ел - 482 кеше, 1908 ел - 660 кеше, 1920 ел - 539 кеше, 1926 ел - 467 кеше, 1938 ел - 401 кеше, 1949 ел - 361 кеше, 1958 ел - 445 кеше, 1970 ел - 454 кеше, 1979 ел - 372 кеше, 1989 ел - 264 кеше, 2002 ел - 298 кеше, 2010 ел - 302 кеше. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматына караганда, 298 кешенең 99%ы татарлар..

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 311 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,46%, башка халыклар — 3,54%.

Иҗтимагый объектлар Авылда балалар бакчасы һәм мәктәп бар https://edu.tatar.ru/kukmor/page38418888.htm/page1014431.htm. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6°C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.