Советлар Берлеге Каһарманы генерал Гани Сафиуллин музей-утары () — Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылында урнашкан мәдәният оешмасы (музей). Советлар Берлеге Каһарманы (1943) генерал-лейтенант (1944) Гани Сафиуллинның (Гани Биккенә (Биккенәй, Бикин) улы Сафиуллин, 1905—1973) тормыш юлы белән таныштыра. Музей Арча районында туган Советлар Берлеге Каһарманнары Валентин Федор улы Ежков, Нәкыйп Сафа улы Сафин, Гатаулла Салих улы Салихов, Иске Кишеттән сугыш ветераннары истәлегенә багышланган.
Тарих 2015 елның 6 маенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Музейны оештыруның инициаторы һәм турыдын-туры катнашучысы — «Таттелеком» ААҖ генераль директоры (2006—2019 елларда) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тукай бүләге иясе Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин Открыт музейный комплекс, посвященный Герою Советского Союза, генерал-лейтенанту Гани Сафиуллину. Сайт ОАО «Татттелеком», 07.05.2015. Музейны ачу тантанасында ТР буенча баш федераль инспектор полиция генерал-майоры Ренат Зәки улы Тимерҗанов, ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин, ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Николай улы Погодин, Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы (Түбән Кама) курсантлары һ. б. катнаша Музей Героя Советского Союза генерала Сфиуллина в Старом Кишете. history-kazan.ru, 06.05.2015. Музейны оештыруга бюджет акчасы тотылмый. Спонсорларның исеме музей диварына язып куелганЮлия Ревина. В Татарстане открыли музейный комплекс, посвященный Герою Советского Союза Гани Сафиуллину. Татар-информ, 6.05.2015.
Бина Музей Гани Сафиуллин туган һәм 1920 елда Казакъстанга киткәнче яшәгән йортта оештырылган. Йорт төзекләндерелгән.
Экспонатлар Экспозициядә генералның шәхси әйберләре, документлары куелган. Г. Б. Сафиуллин җитәкчелек иткән һәм 25нче укчы корпус сугышып үткән урыннардан да (Донбасс, Сталинград, Харьков, Белгород) экспонатлар кайтартылган.
Музей каршына Г. Б. Сафиуллин бюсты бастырылган.
Сылтамалар Музей Гани Сафиуллина В Арске открыли музейный комплекс памяти Героя Советского Союза Гани Сафиуллина. Официальный сайт полномочного представителя Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе, 6.05.2015 Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте. «Арча якташлыгы» сайты, 24.07.2018
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Арча районы музейлары Төркем:Мемориаль музейлар Төркем:Гани Сафиуллин