«Булгария» теплоходының батуы — 2011 елның 10 июлендә булган фаҗига.

«Булгария» корабы 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган. Казан — Болгар — Казан маршруты буенча барганда, Казан вакыты белән 13:58дә Сөйке авылы янында батканТатарстанда баткан корабта бер хатын-кыз үлгән.

Теплоходта 208 кеше булганКазанны кайгы басты. Барлыгы 79 кеше коткарылган, йөздән артык кеше вафатБулгария корабында күпсанлы мәетләр табылды. 122 кешенең үлеме расланды“Булгария”дә батучыларга ярдәм итмәгән капитаннар тоткарланачак"Булгария" казасының барлык корбаннары да табылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм кораб баткан урында булды. Сишәмбе, 12 июль көнен, ул Татарстанда матәм көне дип игълан итте. Россия президенты Дмитрий Медведев та «Булгария» теплоходындагы фаҗига уңаеннан кайгысын уртаклашты. 12 июль Россиядә дә милли матәм көне булып игълан ителде12 июль - Россиякүләм матәм көне.

Көймәнең капитаны мәете табылган.

23 июль көнне “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән су өстенә чыгарылды һәм берничә чакрымга, Иделнең "Кирельски" култыгындагы сай урынга күчерелде.

Теплоход фаҗигасе белән бәйле рәвештә, Казан пассажирлар порты директоры Рәшит Сафин эшеннән азат ителде.

Фаҗига уңаеннан Киев һәм Таҗикстан татарлары кайгы утраклашты“Булгария” теплоходы фаҗигасе кагылганнарга Таҗикстанның “Өмет” татар җәмгыяте мөрәҗәгать белән чыкты.

Тикшерүдән соң корабны турарга карар ителде"Булгария" бүтән йөзмәячәк.

Искәрмәләр

Сылтамалар "Булгария" казасының барлык корбаннары да табылды Гамьсезлек өчен Татарстан балалар белән түли Казанны кайгы басты “Булгария” теплоходы һәлакәтендә зыян күрүчеләр: “Без суда булганда, ике корабль йөзеп китте” Булгария теплоходы фаҗигасе нәтиҗәсендә һәлак булганнарны җаннары оҗмахта булсын

Төркем:Идел Төркем:Кораб батулары Төркем:Болгар Төркем:Татарстан тарихы Төркем:2011 ел Төркем:10 июль Төркем:Кама Тамагы районы