Тарикать ( – «юл») — суфилар оешмасы. Суфиларның мистик күнегүләр, дога, зикер һәм күпсанлы гыйбадәтләр һәм аерым йолалар башкару юлы белән үз өсләрендә эшләүләрен һәм «хакыйкать»не табарга тырышуларын таләп-максат иткән фәлсәфи һәм дини-мистик система. Суфичылыкта бик күп төрле тарикатьләр бар, мәсәлән, нәкышбәндия, кадирия, сөхрәвәрдия һ. б. Һәр тарикать башка тарикатьләрдән үзенең мораль-әхлак кагыйдәләре, йолалары, силсиләсе, зикере, вирдләре һ. б. белән аерылып тора.

Силсилә

Силсилә — тарикать шәйхләренең остазлык чылбыры шәҗәрәсе. Бер төр тарикатьләрнең буыннар чылбыры хәзрәти Әбүбәкергә, икенчеләренең буыннар чылбыры хәзрәти Галигә, алардан соң барысы да Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Һәр тарикатьнең үз силсиләсе бар һәм ул суфилар тарафыннан нык хөрмәт ителә. Һәр тарикатьнең горурлыгы булып саналучы силсиләләр язылган әсәрләрне силсиләнамә дип атыйлар.

Зикер Һәр тарикатьнең үз зикер формасы була. Зикер (зикр) — Аллаһны гел искә алып тору, онытмау, шул максаттан Аллаһ исемен яки «Лә илаһе иллаллаһ» дип кабатлап тору. Суфилар ялгыз яки бергәләп җыелып Аллаһ исеме кергән билгеле бер җөмләләрне, вирдләрне кат-кат әйтәләр. Зикер ике төрле була: зикре җәһри һәм зикре һафи.

Җәһри зикер — кычкырып яки якын-тирәдәге кешеләр ишетерлек итеп ачык тавыш белән әйтелгән зикер. Мондый зикер әйтелгән тарикатьләрне «җәһри тарикатьләре» дип атыйлар (ясәвия, руфаи, кадирия тарикатьләре шундыйлар). Һафи зикер — суфи (дәрвиш) үзе генә ишетерлек итеп, пышылдап, яки эчтән генә әйтелгән зикер. Тыныч, яки тавышсыз зикер әйткән тарикатьләрне «һафи тарикатьләре» дип атыйлар (нәкышбәндия, мәламәтия тарикатьләре шундыйлар).

Вирд Һәр тарикатьнең үзенә генә хас вирдләре була. Вирд — көндәлек догалар, укуның билгеле тәртибе һәм вакыты булган аятьләр, хәдисләр, изгеләр сүзеннән гыйбарәт дога яки зикер. Әлеге догалар көннең (кичәнең) билгеле сәгатьләрендә аерым гына яки бергәләп, кычкырып яки тавышсыз (күңелдән, пышылдап) укыла. Һәр суфиның үзенең генә вирды булырга тиеш. Вирд, күпчелек очракта, тарикать сере булып исәпләнгән.

Тарикатьләр чоры Тарикатькә керү белән суфи булу икесе бер. Гадәттә, тарикать исеме аны коручы шәйхнең исеме белән аталып йөртелә. XII— XIII гасырларны галимнәр «тарикатьләр чоры» дип атаганнар. Суфичылыкның зур-зур тармакларына нигез салучыларның, тарикать пирләренең күбесе нәкъ менә шул чорда яшәгәннәр, фикерләре, гыйлемнәре белән тасаувыфны (суфичылыкны) баетканнар, камилләштергәннәр.

Тарикатьләр Тарикать исемеКоручысыЯшәгән җире Үлгән вакытыЯсәвия Әхмәд ЯсәвиУрта Азия1166 Кадирия Габделкадыйр Гиляни Багдад1167Руфаия Әхмәд Руфаи Бәсрә1182Мәдйәния Әбү Мәдйән Мәдйән Әндәлүс 1194 Хәйдәрия Котбетдин ХәйдәриИран 1221 Кубравия Нәҗметдин Кубра Хәрәзем 1221 Әкбәрия Мөхетдин бине Гарәби Әндәлүс-Шам1240 Сөхрәвәрдия Шиһабетдин Сөхрәвәрди Гыйрак1254 Шазилия Габдулла Шазили Тунис1258 Коневия Садретдин Коневи Анадолу1274 Мәүләвия Җәлаләтдин Руми Анадолу1273 Бекташия Хаҗи Бекташ Вәли Анадолу1270 Бәдәвия Әхмәд Бәдәви Мисыр1276 Дәсукия Ибраһим Дәсуки Мисыр1277 Нәкышбәндия Б. Нәкышбәнди яңа тарикать төземи, үзенә кадәр билгеле булган ясәвия (хаҗигания) тарикате традициясен дәвам иттерә. Кара: Тримингэн Дж. С. Суфийские ордены в исламе. М.: Наука, 1989, 61нче бит. Баһаветдин Нәкышбәнди Бохара1389

Искәрмәләр

Әдәбият Сибгатуллина Ә. Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (Суфичылык турында очерклар). К.: «Кыйбла» нәшрияты, 1999. ISBN 5-296-01949-4

Сылтамалар

Тарикат. Ислам. Энциклопедический словарь

Моны да карагыз

Төркем:Суфичылык Төркем:Ислам терминнары Төркем:Тарикатьләр