Дисәтинә () — искергән Россия мәйдан үлчәве берәмлеге, якынча бер гектарга тигез.
Башта дисәтинә ( — «уннан бер өлеш») 1/10 чакрым яклы квадрат булган, димәк 2500 квадрат сажинга тигез булган. «Казна» дисәтинәсе 2400 квадрат сажинга тигез булган һәм 2 түтәрәмгә тигезләнгән. Бу дисәтинә 80 × 30 сажин («утызлык») яки 60 × 40 сажин («кырыклык») яклы турыпочмаклык булган. Моннан тыш берничә төрле дисәтинә булган.
1 дисәтинә = ½ җир = 2 түтәрәм = 4 почык = 6 җәриб = 2400 кв. саж. 1 дисәтинә ≈ 10 925,4 м² ≈ 109,3 ар ≈ 1,09 га
Төркем:Искергән Россия үлчәү берәмлекләре Төркем:Мәйдан үлчәве берәмлекләре