2 колониянең "Касыйм" мәчете - Казанның 2нче төзәтү колониясендә урнашкан мәчет.

Тарихы Касыйм хәзрәт Нуруллинның тырышлыгы һәм колония җитәкчесе Фәргать Галләмовның рөхсәте нәтиҗәсендә биредә 1992 елда мөселманнар мәхәлләсе оеша. 12 кеше бер бүлмәдә намаз укырга керешә. 2002 елда мәчет пәйда була. 2004 елда янып киткәч, 2005 елның апрель аенда биредә мөселманнар яңа мәчет төзеп чыгалар. 2007 елның 15 февралендә гыйбадәтханәгә беренче имам хатибы Касыйм хәзрәт Нуруллинның исемен бирәләр.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты Татар-Информ. 22 май 2018 АЛЛАҺ ТҮБӘНГӘ ДӘ ТӨШЕРӘ, ЮГАРЫГА ДА КҮТӘРӘ. 03.08.2010

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре