Дамир Илдус улы Фәттахов ( яки , 11 октябрь 1979, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. 2018—2021 елларда —Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. 2021―204 елларда — РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодежи) җитәкчесе урынбасары.
2025 елдан Бөгелмә районы башлыгы (28 майдан район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов Бөгелмәдә эшне нәрсәдән башлаячагы турында сөйләде. Татар-информ, 28.05.2025). Тормыш юлы Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Казанда туа.
1997 елда Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлый. Шул елда яшүсмерләр арасында карате буенча республика чемпионы була.
2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.
2003 елда Республиканың беренче Президенты Дамир Фәттаховка республика КВН командасын оештырырга куша. Нәтиҗәдә, уңышлы «Дүрт татар» КВН командасы барлыкка килә.
2005 — 2006 елларда — Казан шәһәр Думасы депутаты.
Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә - Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.
2011 елда Дамир Фәттахов — Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.http://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/damir_fttahov_tatarstan_yashlr_ehshlre_ministry_itep_bilgelnde/
2016 – 2018 елларда – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018 – 2021 елларда – ТР яшьләр эшләре министры.
2021 елның сентябреннән 2024 елның сентябренә кадәр — РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодежи) җитәкчесе урынбасары Роман Колесников, Максим Кирилов. «Сомнений быть не могло – только алга!»: Дамир Фаттахов уезжает в Москву. Бизнес-Онлайн, 9.09.2021 Дамир Фаттахов ушел из Росмолодежи. Бизнес-Онлайн, 23.09.2024.
2025 елдан Бөгелмә районы башлыгы (28 майдан район башкарма комитеты җитәкчесе ). Шәхси тормышы Хатыны: Анастасия Фәттахова – «Планета-фитнес» челтәре җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, танылган хореограф, җәмәгать эшлеклесе.В Казани закрылись проекты жены Дамира Фаттахова. Бизнес-Онлайн, 8.07.2023
Өч баланы тәрбиялиләр.
Бүләкләре “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе (2002) “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005) Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның Рәхмәт хаты (2008) Казан Мэры И.Р. Метшин Рәхмәте (2010) Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медале (2011) Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәте (2012, 2014) “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлекле медале (2013) “Фидакарь хезмәте өчен” медале (2014) “Сочида 2014 елгы XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI Паралимпия уеннары” истәлекле медале (2014) Казанның Мактау грамотасы (2015)https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/damir-fattakhov-naznachen-ministrom-po-delam-molodezhi-rt/?lang=ta 2021 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Мәскәүгә китәр алдыннан Фәттахов Татарстан яшьләре белән хушлашу видеоролигы яздырган. Татар-информ, 12.09.2021
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
Төркем:Казан юридик институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Район башлыклары