Казанда 1926 елдан нәшер ителгән «Азат хатын» журналы белән бутамагыз
«Азат ханым» — махсус әдәби, иҗтимагый, , педагогик, дини һәм милли хатын-кызлар журналы. 1917 елның 15 октябреннән 1918 елның 1 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 3 саны чыгаТатарский энциклопедический словарь.] Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 16. ISBN 0-9530650-3-0.
Тарих «Азат ханым» журналына 1917 елның 15 октябрендә нигез салынган. Ул, Әстерхан губернасының Милли шурасы органы «Сарай» газетасы кебек үк, «Нәшрият» типографиясендә басылган.
: «Яшәсен хөр Россиянең азат мөслимә ханымнары! Россия мөслимәләренең бөтен хокуклары ирләр белән бертигез булучылыгы вөҗүдкә чыгарылсын!»
Басма хатын-кызларга аң-белем бирү, аларның иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуына ирешү һәм нигезле хокукларын, шул исәптән, дин өлкәсендә дә, яклау мәсьәләләрен яктыртып килә.
«Азат ханым» журналының нашире һәм мөхәррире ― Гыйсмәтулла Мөслимов, бизәлеш хезмәткәре ― Шәриф Саттаров. Журналда Г. Терешкавия, М. Крымская, Г. Байчурин һ. б. актив языша.
Ябылу 1918 елның 7 маенда Әстерхан вилаять Советы хозурындагы Мөселман комиссариатының гадәттән тыш утырышы, аның рәисе Касыйм Туйбактинның (Касыйм (Мирзакасыйм) Шаһиҗиһан улы Туйбактин, 1888―1918) хәзерге хәл турындагы нотыгын тыңлаганнан соң: «кичектерүсез мөселман милли идарәсен, мөселман дружинасын таратырга, «Сарай» газетасын ябарга, «Нәшрият» басмаханәсен тартып алырга» ― дигән карар кабул итәБорьба за власть советов в Астраханском крае (1917―1920 гг.) // Документы и материалы. Часть первая. ― Астрахань, 1958. ― С.260.
«Сарай» газетасы кебек үк «Нәшрият» басмаханәсендә бастырылган «Азат ханым» журналы да 1918 елның 1 маендагы өченче саны дөнья күргәч, совет органнары боерыгы буенча туктатылаТәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр
Төркем:Татарча журналлар В Төркем:1917 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Әстерхан матбугаты