АсабалаштыруСүзлекләр фонды (; совет чорында русча «коренной народ» дигәнне татар теленә «төп халык» дип тәрҗемә итү гадәткә кергәнлектән, татар тарих фәнендә төпләндерүTatarica. Татар энциклопедиясе: Төпләндерү төшенчәсе актив кулланыла; миллиләштерү) — 1920 елларда Советлар Берлегендә үткәрелгән милли сәясәт юнәлеше. Совет хакимиятен җирле халыклар арасында ныгыту, дәүләт һәм партия идарәсенә җирле милләт вәкилләрен җәлеп итү, шулай ук милли телләр, мәдәниятләр һәм мәгариф үсеше өчен шартлар тудыру аның төп максатлары булып тора. Әлеге сәясәт аерым союздаш һәм автономияле республикаларда, автономияле өлкәләрдә һәм башка милли-территориаль берәмлекләрдә төрлечә, ягъни кайбер үзенчәлекләр белән гамәлгә ашырыла.
Асабалаштыру барышында милли мәктәпләр, нәшриятлар һәм матбугат үсеш ала, шулай ук милли кадрлар әзерләүгә һәм аларны идарә эшенә җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда, башка төбәкләрдәге кебек үк, бу сәясәт рәсми һәм иҗтимагый өлкәләрдә асаба халык (татар) теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә, милли мәктәпләр һәм матбугат үсешенә уңай йогынты ясый. 1930 еллар башыннан совет хакимияте, милли сәясәтне үзгәртеп, асабалаштыруның күп кенә юнәлешләрен акрынайта яки тулысынча туктата, соңрак исә милли телләрнең һәм кадрларның ролен чикләүгә юнәлтелгән сәясәт көчәя башлый.
Алшартлар һәм сәбәпләр
Асабалаштыру сәясәтенең үткәрелүе Русия империясенең милли сәясәте һәм 1917 елгы инкыйлаблардан соң милли мәсьәләнең кискенләшүе белән бәйле була. Русия империясенең күп кенә төбәкләрендә асаба халыклар сәяси һәм социаль яктан катлаулы хәлдә булган, ә рус теле мәгариф һәм дәүләт идарәсендә өстенлек иткән. 1917 елдан соң милли хәрәкәтләр җанлана һәм элекке империянең төрле халыклары арасында милли дәүләтчелек булдыру таләпләре көчәя башлый. Совет хөкүмәте, милли мәсьәләнең аеруча нык кискенләшүеннән куркып, әлеге проблеманы тизрәк хәл итәргә омтыла.
Большевиклар гражданнар сугышы чорында һәм аннан соң милли төбәкләрдә үз позицияләрен ныгыту өчен җирле халыкларның ышанычын яулау заруриятен яхшы аңлый. 1919 елда РКП(б)ның VIII җыены милли мәсьәлә буенча кабул иткән карарларда җирле халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә, шулай ук дәүләт идарәсенә җирле халык вәкилләрен җәлеп итүгә басым ясала. 1920 еллар башында Совет дәүләтенең милли-территориаль бүленеше киңәя: союздаш һәм автономияле республикалар, автономияле өлкәләр һәм башка милли-территориаль берәмлекләр оеша башлый.
Асабалаштыру сәясәте башлап җибәрүнең төп сәбәпләренең берсе милли төбәкләрдә совет хакимиятенең социаль нигезен киңәйтү һәм җирле коммунистик кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан гыйбарәт була. Асабалаштыруның идеологик нигезләрен большевикларның милли мәсьәлә турындагы карашлары да тәшкил иткән. 1921 елда РКП(б)ның X җыенында элек патша хакимияте тарафыннан кысрыкланган халыкларның хокукларын тәэмин итү һәм милли телләрне, мәдәниятләрне үстерү кирәклеге ассызыклана. 1923 елгы XII җыенның милли мәсьәләгә караган карарлары шулай ук асаба халык вәкилләрен партия һәм дәүләт идарәсенә киңрәк җәлеп итүне һәм милли телләрнең кулланылышын киңәйтүне күздә тоткан. Бу җыен ССРБ төзелгәч узган беренче компартия съезды була, һәм нәкъ менә ул «асабалаштыру» сәясәтенә рәсми этәргеч бирә. Шул рәвешле, 1920 еллар башына асабалаштыру өчен сәяси һәм идеологик нигезләр формалашып җитә.
Сәясәтнең үткәрелүе
Асабалаштыру сәясәте, иң беренче чиратта, совет һәм партия идарәсендә асаба халыклар вәкилләренең санын арттыру һәм милли кадрлар әзерләү аша үткәрелә. Моның өчен партия һәм совет мәктәпләре, махсус курслар, эшче факультетлары һәм башка уку йортлары оештырыла. Милли телләрне, гореф-гадәтләрне һәм төбәкнең үзенчәлекләрен белгән хезмәткәрләрне дәүләт, партия, мәхкәмә һәм хуҗалык органнарына җәлеп итүгә зур әһәмият бирелә. Милли кадрлар җитмәгән очракта аларны әзерләү һәм башка төбәкләрдән җәлеп итү өчен махсус чаралар күрелә.
Асабалаштыруның икенче мөһим юнәлеше дәүләт идарәсендә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләрендә милли телләрнең кулланылышын киңәйтү була. Асаба халыклар күпчелекне тәшкил иткән төбәкләрдә эш кәгазьләрен милли телләрдә алып бару, дәүләт органнарының халык белән шул телдә аралашуын тәэмин итү, мәктәпләрдә һәм башка мәгариф оешмаларында милли телләрне укыту чаралары күрелә. Бу максаттан чыгып, терминология эшләнә, тел дәресләре оештырыла, тәрҗемә итү бүлекләре булдырыла, милли матбугат һәм нәшриятларның эшчәнлеге киңәйтелә.
Мәсәлән, Татарстанда асабалаштыру сәясәте аеруча татар телен дәүләт идарәсендә кулланылышка кертү аша гамәлгә ашырыла. 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән декрет нигезендә, татар теле ТАССРның совет оешмаларында эш башкару телләренең берсе итеп кертелә, ә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип таныла. Шул ук вакытта татар телен белмәгән хезмәткәрләр өчен курслар оештырыла, татар мәктәпләрен ачу, милли театр һәм матбугатны үстерү эшләре алып барыла. 1925 елда ТАССРда булган 2118 башлангыч һәм урта мәктәпнең 1048е татар мәктәпләре була, аларда 76,2 мең укучы белем ала. 1920 еллар уртасына татар телен эш кәгазьләрендә куллану киңәя: 1924 елда татарлар күпчелекне тәшкил иткән волостьларның күбесендә эш кәгазьләре татар телендә алып барыла, ә 1925 елда татар телен гамәлгә кертүнең озак вакытлы планы кабул ителә.
Мәгариф өлкәсендә милли мәктәпләр санын арттыру, милли телләрдә дәреслекләр һәм башка уку-укыту әсбаплары бастыру, шулай ук югары һәм махсус урта белемле милли кадрлар әзерләү төп бурычлардан санала. Татарстанда 1921 елдан ук татар телен белгән партия һәм совет хезмәткәрләрен әзерләү өчен махсус уку йортлары һәм курслар эшли башлый. 1922 елда Казанда Татар коммунистик университеты оештырыла. Милли кадрлар әзерләү белән беррәттән, татар теленең кулланылышын киңәйтү өчен язу һәм терминология мәсьәләләренә дә игътибар бирелә. 1927 елда тел язуының латин графикасына күчерелүе дә татар мәгарифе һәм матбугатын яңарту процесслары белән бәйле була.
Мисал өчен, Коми автономияле өлкәсендә дә коми телен мәктәпләрдә һәм дәүләт оешмаларында куллану киңәйтелә, асаба халык вәкилләреннән совет һәм партия кадрларын әзерләүгә зур игътибар бирелә.Komi daily Украина ССРда украинлаштыру сәясәте кысаларында мәгарифтә, дәүләт идарәсендә һәм матбугатта украин теленең урыны ныгытыла; украиннардан милли кадрлар әзерләү һәм аларны дәүләт аппаратына эшкә алу киң колач ала.https://cyberleninka.ru/article/n/ukrainizatsiya-i-korenizatsiya-razlichie-i-shodstvo-programm
Шулай итеп, асабалаштыру кадрлар сәясәте, тел сәясәте, мәгариф, матбугат һәм мәдәният өлкәләрен үз эченә алган киңкырлы чаралар системасы була. Аны гамәлгә ашыру күләме һәм нәтиҗәләре төрле республикаларда һәм төбәкләрдә бер үк булмый: җирле халыкның саны, әзер кадрларның булуы, милли телләрнең җәмгыятьтәге урыны һәм җирле хакимиятләрнең мөмкинлекләре кебек шартлар зур роль уйный. Татарстанда да, милли кадрлар җитмәү сәбәпле, дәүләт һәм партия аппаратын тулысынча асабалаштыру мөмкин булмый.
Нәтиҗәләре
Асабалаштыру сәясәте Советлар Берлегенең милли республикаларында һәм автономияле төбәкләрендә җирле халык вәкилләреннән дәүләт һәм партия хезмәткәрләре әзерләүне һәм идарә органнарында аларның өлешен арттыруны тизләтте. Милли телләрнең дәүләт идарәсендә, мәгарифтә һәм матбугатта кулланылышы киңәя, милли мәктәпләр, нәшриятлар һәм мәдәният оешмаларының саны арта. Нәтиҗәдә, 1920 елларда күп кенә милли төбәкләрдә туган телдә белем алу, матбугат һәм мәдәни эшчәнлек өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.
Татарстанда асабалаштыру дәүләт идарәсендә һәм мәгарифтә татар телен куллануны арттыруга, татар мәктәпләре, матбугаты һәм мәдәният оешмалары үсешенә этәргеч бирә. Татар телен белгән милли кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә, татар телендә дәреслекләр һәм башка уку-укыту әсбаплары бастырыла. Бу чорда татар теленең иҗтимагый кулланылышы киңәя һәм милли мәдәниятнең үсеше өчен уңай шартлар туа.
Шул ук вакытта асабалаштыруның нәтиҗәләре төрле төбәкләрдә бертөсле булмый һәм сәясәтнең максатлары тулысынча тормышка ашырылмый. Милли кадрлар җитмәү, рус теленең идарәдә һәм шәһәрләрдә өстенлекле урынны саклап калуы, шулай ук җирле шартларның төрле булуы асабалаштыру сәясәтенә комачау итә. 1930 еллар башыннан Совет Берлегенең милли сәясәте үзгәрә башлый. Нәтиҗәдә, асабалаштыру процесслары акрыная яисә туктатыла, ә милли кадрларның һәм телләрнең дәүләт идарәсендәге ролен чикләнә. 1930 еллар ахырында Сталин репрессияләре башлану белән, асабалаштыру сәясәте тулысынча диярлек туктатыла. Шул чордан башлап үзәкләштерүгә һәм рус теленең урынын ныгытуга юнәлтелгән милли сәясәт көчәя. Искәрмәләр
Әдәбият Советская национальная политика: идеология и практики. — М.: РОССПЭН, 2013. Сылтамалар Васильев И. Ю. Украинизация и коренизация: различие и сходство программ // Электроная библиотека «Киберленинка».