Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе (мөфти Әбу-Бәкер Шабанович) белән бутамагыз. Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте (, ) ― Беларусь Республикасында мөселманнарның бер өлешен берләштерүче дини берләшмә, мөфтият (берләшмә рәисе мөфти Али Воронович). Беларусь Республикасы территориясендә эшләп килүче мөселман җәмгыятьләре тарафыннан ирекле нигездә оештырылган Беларусь Республикасы дини берләшмәсе булып тора.
Максаты Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте Беларусь территориясендә яшәүче мөселманнарны бергәләп ислам динен тоту һәм тарату өчен берләштерә. Ислам турында дөрес, сыйфатлы һәм системалаштырылган мәгълүмат бирү, Исламга карата ялган карашларны, курку һәм стереотипларны бетерү, мөселманнарны берләштерү, мөселман җәмгыятьләре арасында багланышларны җайга салу, мөселманнарны диндә тыелганнардан тыю һәм һәртөрле чикләүләрдән, шул исәптән бер-береңнән читләшүдән кисәтү, мөселманнарга изге гамәлләрне сыйфатлы башкаруда һәм үз холык-гадәтләрен камилләштерүдә ярдәм итү Информация о нашей общине. «Духовное управление мусульман в Республике Беларусь».
Тарих
Совет чорыннан Беларусия татарлары СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте (, хәзерге Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Үзәк диния нәзарәте) белән элемтәдә торганнар. 1970-елларда БССРда бердәнбер гамәлдәге мәчет Гродно өлкәсе Өе авылында мәчет булган.
1994 елда Беларусия мөселманнары съезды узган һәм «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» төзелгән. Аны (1929—2024) җитәкләгән, ул Беларусиянең беренче мөфтие булган һәм бу вазифаны 11 ел (1994 елдан 2005 елга кадәр) биләгән. Беренче мөфтине сайлау вакытында Беларуста 11 мөселман җәмгыяте һәм бер мәчет эшләгәнCentrum Naukowo-Analityczne «Białoruska Perspektywa»: Kto jest kim w Białorusi. Białystok: Podlaski Instytut Wydawniczy, 2000, s. 313, seria: Biblioteka Centrum Edukacji Obywatelskiej Polska — Białoruś. ISBN 83-913780-0-4. С. 12.
2002 елда Беларусь Республикасының бердәм мөселман өммәтендә бүленеш килеп чыккан, һәм мөселманнарның бер өлеше Исмәгыйль (Исмаил) Воронович җитәкчелегендә икенче мөфтият ― «Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте»н төзегән. 2026 елга Беларусь Республикасында өч (ике сөөни, бер шигый) оешма бар: мәчетләр һәм мәхәлләләр саны буенча иң зурысы ― «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» (2005 елдан аны мөфти Әбу-Бәкер Шабанович җитәкли) һәм 4 мәхәлләдән торган «Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте» (2011 елдан), аның мөфтие ― Али Воронович). Бу ике мөфтият арасында көндәшлек барИсламский радикализм и «русский ислам»: российские уроки для Белоруссии. Портал «Вместе с Россией», 03.03.2016.
Исламның яңадан торгызылуы, нигездә, 1980-еллар ахыры ― 1990-еллар башында Минскида югары белем алырга килгән гарәп студентлары хәрәкәте нәтиҗәсендә булган. Алар гарәп телен өйрәнү түгәрәкләре төзи башлаган. Бер үк вакытта Татарстаннан чыккан татарлар арасында милли яңарыш дулкыны барган. Республика шәһәрләрендә 1990-елларда гыйбадәт йортлары ачыла, җәйге лагерьлар үткәрелә, газеталар чыга, ислам дине урнаша. Асылда аякка басу бүген дә дәвам итә. Бүген Беларусиядә ике Диния нәзарәтенә сигез мәчет, аларның яртысын гыйбадәт йортлары дип атарга була. Курслар ачкан гарәпләр инде юк, алар эстафетаны татарларга тапшырып киткәннәр. Беларусиядә татарлар ― төп мөселман халкы, аннан соң азәрбайҗаннар, аннан башка Кавказ халыклары. Мөселманнар арасында беларуслар да, руслар да бар.
Мәчетләрдә хөтбәләр уку рус телендә уза. Кайбер мәчетләрдә элегрәк госман теле кулланылган, өлкән яшьтәге имамнар иске текстларны укыган, әмма аларда сүзнең нәрсә турында барганын аңламаганКалиль Кабдулвахитов. Али Воронович о потомках шляхтичей и молитве за султана. IslamNews, 21.02.2012.
Беларусиядә рәсми рәвештә 24 сөнни һәм бер шигый җәмгыяте теркәлгән. Ил мөселманнарының күпчелеге сөнни ислам динен тота. Илнең шигый җәмгыяте мөстәкыйль яши. Илдә төп мөселман этносы булып Беларус татарлары (7,3 мең кеше) санала, ислам динен тотучыларның гомуми саны 19 мең кеше (халыкның гомуми саныннан 0,2%) тәшкил итә.
Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте 2002 елда төзелгән, аңа калган 4 җәмгыять керә (Минскида, Гомельдә, Клецкида һәм Ляхавичыда). Илнең төп мәчете ― Минск җәмигъ мәчете ― Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе юрисдикциясенә керә. Ике мөфтият тә, мөстәкыйль яшәп, ачыктан-ачык көндәшлек итмичә, үзара хезмәттәшлек итүне өстен күрәләр.
Шабанович та, Воронович та 2020 елның августында вакытында җәмгыятьне көч кулланудан баш тартырга һәм тынычлыкка чакырганнар, ягъни илдә законлылык һәм гражданнар тынычлыгын саклау өчен эзлекле чыгыш ясаганнарБелорусские мусульмане в условиях политического кризиса. Религия сегодня, 10.09.2020Петр Македонцев. Мусульмане Белоруссии между польским орлом и турецким волком. EADaily, 14.06.2021.
Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте 2002 елның 10 октябрендә теркәлгән. Ул вакытта ай саен «Мусульманский вестник» газетасы чыга башлаган, соңрак мөфтият идарәсе астына сайт та күчә: .
Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте патронажы астында 2013 елның июнендә «Хәләл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырылган.
Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте Европа ислам оешмалары федерациясе () һәм Россия һәм Беларусь ислам оешмалары берлеге әгъзасы булып тора.
Мәчетләр, гыйбадәт урыннары Гомель шәһәре мәчете (Беларусь Республикасы, 246029 Гомель ш., Карбышев ур., 10а йорт) Брест өлкәсе Ляхавичы шәһәре мәчете (Вяликая Лотва ав., Ломоносов ур., 95А). Минск шәһәрендә «Ислам нуры» җәмгыяте офисы (Кульман ур., 9 («Монетка» сәүдә үзәге), 5нче кат, 28нче кабинет). Клецкида (Заслонов ур, 8). Мөфтиләр Беларусь Республикасында беренче мөфти Исмәгыйль (Исмаил) Мөхәррәм улы Воронович (1931―2011) 1980-еллар азагында Беларусь Республикасында мөселман яңарышы инициаторларының берсе булганИзвестные татары Белоруссии. «Алтын Урда» Вконтакте, 24.08.2016. 2011 елда Беларусь мөфтие Исмаил Воронович вафат булганнан соң, республика мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттан тыш Съезды (мәҗлесе) уздырылган. Анда Диния нәзарәтенә кергән барлык җирле дини җәмгыятьләрдән сайланган 18 делегат, «Ислам яктылыгы» (Свет Ислама) мөселман җәмгыяте әгъзалары, шулай ук илнең башка шәһәрләреннән килгән (тавыш бирү хокукыннан башка) кунаклар катнашканВ Беларуси избран новый муфтий. islam.ru, 21.09.2011. Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте мөфтие итеп Исмаил Вороновичның улы Али хәзрәт Воронович сайланган (1968 елгы, 2014 елда Казанда читтән торып Россия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган) Воронович Али Измаилович. Состав руководящих органов ДУМБел.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт Михаил Якубович. Ислам в СНГ: Ислам в «континентальной» Украине и сопредельных государствах СНГ: главные проблемы развития общин. islamsng.com, 20.01.2012
Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Беларусиядә ислам Төркем:2002 елда нигезләнгән дини оешмалар