Россия кино актеры Владимир Щербаков белән бутамагыз. Владимир Щербаков (, , — , ) — дәүләт эшлеклесе, эшкуар, икътисад фәннәре докторы (1987).

Тольятти (1971), ВЛКСМ ҮК каршындагы Югары комсомол мәктәбе аспирантурасын (1976) бетергән. 1969 дан Тольятти шәһәрендә: Идел автомобиль заводы төзелешендә инженер (1969), ВЛКСМның шәһәр комитетында инструктор (1970-71), оештыру бүлеге мөдире, 2-нче секретарь (1971-74), Идел автомобиль заводының план-икътисад бүлеге башлыгы урынбасары, башлык (1977-82). 1982-85 елларда Кама автомобиль заводында генераль директорның икътисад һәм планлаштыру буенча урынбасары. 1986-91 елларда Мәскәүдә дәүләт вазифаларында: СССР хезмәт һәм иҗтимагый сораулар буенча дәүләт комитетында машиналар төзү һәм металл эшкәртү бүлеге башлыгы (1985-86), хезмәт хакы бүлеге башлыгы (1986-88), комитет рәисе (1989-91), СССР МС дәүләт хуҗалыгы белән идарә итүне камилләштерү бүлеге мөдире урынбасары (1988-89), СССР Премьер-министры урынбасары (1991), СССР икътисад һәм прогнозлау министры, бер үк вакытта СССР Премьер-министрының беренче урынбасары (1991). КПСС ҮК әгъзасы (1990-1991).

СССР таркалгач, «Интерприватизация» фонды президенты (1991-?), 1994 тән башлап «Автотор» компаниясенең директорлар советы рәисе.

Искәрмәләр