Мөхәммәт Таҗетдинов, Мөхәммәт Тәлгать улы Таҗетдинов (Мухаммад Талгатович Таджуддинов (Тазеев, Тадзетдинов); 1976 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — ислам дине әһеле, имам-хатыйб, мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе, ҮМДН составында эшләүче һәм Башкортстанда теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларының бер өлешен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма Башкортстан Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2003 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 25 сентябрендәИсполнительный секретарь МСР направил поздравление Председателю РДУМ РБ муфтию Мухаммаду Таджуддинову. interreligious.ru, 25.09.2021 Казан шәһәрендә «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатыйбы Тәлгать Минсафа улы һәм Сания Габдерәүф кызы (2025 елның 23 декабрендә 81нче яшендә вафатИнсаф Хужабирганов. Ушла из жизни супруга Верховного муфтия России Сания Таджуддинова. Башинформ, 23.12.2025) Таҗиевларның биш балалы гаиләсендә туганВерховный Муфтий. dumoo.ru https://www.cdum.ru/news/44/10933/ Интервью Верховного муфтия для интернет-портала Islam.ru в связи 40-летием избрания на пост Председателя ЦДУМ России. Islam.ru, 24.06.2020. Бертуганнары: Наилә (Плиева, 1969 елгы), Зөлфия (1970 елгы), Зөфәр (1972 елгы) һәм Гомәр (1979 елгы)Артем Супонькин. Верховный муфтий и глава духовного управления мусульман России Талгат Таджуддин: биография, взгляды, высказывания, имущество, жизнь в Уфе. ufa1.ru, 30.10.2023. Энесе Гомәр Тәлгать улы Таҗетдинов — Үзәк диния нәзарәтенең Росия ислам университеты () ректоры Руководство. РИУ ЦДУМ России.

Ислам дине башлангыч белемен, Коръәнне дөрес укый белүне, рухани хезмәте күнекмәләрен әтисе — Тәлгать Таҗетдиннән өйрәнгән. Югары дини белемне Күвәйттә алганМуфтий Республики Башкортостан Мухаммад Таджуддинов. cdum.ru.

1998 елдан — Уфа шәһәренең «Лалә-Тюльпан» Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.

2003 елдан — ҮМДН составында эшләүче һәм Башкортстанда теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларының бер өлешен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма Башкортстан Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе.

Идел буе федераль округының баш мөфтиеКто будет преемником Талгата Таджутдина на посту главы ЦДУМ? reltoday.com, 29.06.2020.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе. 2013 елга Россиянең Үзәк Диния нәзарәте 25 төбәк Диния нәзарәтен берләштергән, алар ике меңгә якын мөселман җәмгыяте эшчәнлеген регламентлыйСлово председателя РДУМ РБ, муфтия Мухаммада Таджуддинова на научно-практической конференции, посвященной 225-летию ЦДУМ России. cdum.ru, 22.10.2013.

2015 елда Болгарда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган (Мәүлид ән-Нәби) тантаналы чаралар барышында Тәлгать Таҗетдин Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынын үз улына тапшырырга теләвен белдергәнГригорий Плосков. Таджуддин раздает посты: верховного муфтия – Самигуллину, председателя ЦДУМ – своему сыну. islamrb.ru, 23.12.2015.

Төрле вакытта Үзәк Диния нәзарәте белән берлектә берничә оешманың, шул исәптән «Наследие» лизинг ЯАҖ, «Болгарны торгызу» (, 2003—2015) фонды, «Булгар-Тур» туристик фирмасының (соңгысы бүгенге көнгә кадәр актив, Мөхәммәт Таҗетдинов аның хуҗасы булып кала) оештыручысы булган. Моннан тыш, аның химия өлкәсендә («Интер Союз» компаниясе, 2006—2011) һәм басма өлкәсендә («Элемент» компаниясе) бизнесы булганТаджуддинов Мухамед Талгатович. audit-it.ru.

Иҗтимагый эшчәнлеге БР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Россия Федерациясе Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек Советы әгъзасыСовет по межнациональным отношениям и взаимодействию с религиозными объединениями при Совете Федерации — Состав. council.gov.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 — Халыклар Дуслыгы ордены (Башкортстан) В столице Башкортостана состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. cdum.ru, 22.09.202222 сентября в Уфе состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. Постоянное представительство Республики Татарстан в Республике Башкортостан, 22.09.2022.

Шәхси тормышы Гаиләле. Өч ул тәрбияли. Уфа яны бистәсе Зубовода яши. Премиум-класслы Lexus GX автомобиленә ия.

Искәрмәләр

Сылтамалар Муфтий Республики Башкортостан Мухаммад Таджуддинов. cdum.ru

Төркем:Ислам дине әһелләреТөркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Имамнар Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары