Иске Рәҗәп — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.

Географиясе Иске Рәҗәп Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 138 чакрым, ә район үзәге Болгардан көньяк-көнчыгышка таба 59 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Чагыштырмача 1699 елда нигезләнгән (беренче тапкыр рәсми рәвештә искә алынган). Ташбилге зиярәтендә 14 гасырга караган кабер ташы сакланган: "Энбал оглы Хәсән зийарәте турур... Тарих йети йүз кырк беш-дә, рәҗәп айынын үченче күне әрди". — "Анбала сына Хасана место погребения... По летосчислению в семьсот сорок пятом (1343 елда), раджаба месяца третий день был"; "Әмбал оулы Хәсән оулы хаҗи Бу бәлүкү кү". — "Амбала сына, Хасана сына хаджи надмогильный памятник это". 1675 елда мәчет булганлыгы билгеле.ХVIII йөз башында беренче мәчет имамы Ахун Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләй (1670 елда туган) Болгарда, Пётр I нең указы буенча, шәһәрлектәге тарихи һәйкәлләрне һәм шундагы мөселман кабер ташларын Йосыф Ижбулат белән бергә тәрҗемә итә. 1695 елның 13 декабрендә Петр I нең указы: "Тарих җиде мең дә ике йөз өченче, декабрьнең унөченче көнендә указ олуг, бөек падишаһ хәзрәте олуг князь Пётр Алексеевич һәм олуг һәм кечек ак падишаһ Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ көче белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу өчен укадиләр илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләргә, бу замандагы аңлатуны казнага түләргә яздым" (мулла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим тәрҗемәсендә). XVII гасырның 90 нчы елларында Майна һәм Кече Чирмешән елгалары арасындагы территориядә ясаклы авыллар барлыкка килә. 1699 елда 71 йорт җире булган Бәрән авылы, 1710 елга Көнбатыш Кама аръягындагы иң эре, 800 ләп кеше яшәгән, торак пунктларга әйләнә. Авылны эреләндерү, аның халкының бер өлеше (1710 елда) чыгып китүенә һәм Чәчәкле дигән яңа авыл барлыкка килүенә китерә. Демография +Халык саны1697171017161747176217641782179518111834185018581859189719081920192619381949195819701979198920022010161800691378 (ир.)882415 (ир.)420 (ир.)921574 (ир.)16402079233523523754482346342789221317682093232918711251976850 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 619 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,38%, башка халыклар — 1,45%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,16%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Фәнил Әгълиуллин (1975), ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2019 елның 19 сентябреннән), ТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе (2016—2019 елларда), полиция полковнигы. Зиннәтулла Гыйззәтуллин (1924―2022), Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы капитан, Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Камил Ногаев (1956), агроном, Спас районы башлыгы (1995—2019), ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты. Мәгариф

Урта мәктәп. Мәдәният Иске Рәҗәп тарих-туган якны өйрәнү музее Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.