Макулодистрофи́я — күзнең челтәркатлавы зарарлануы һәм үзәк күрү начарлануы белән барган авыруларының гомуми атамасы.

Макулодистрофия—күздәге сары матдә тирәсендә челтәркатлау дистрофиясе. Ул авыру күз күремен начарайта, шул исәптән, сукыраюга, хәтта i инвалидлыкка да китерергә мөмкин. Эпидемиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, макулодистрофия авыруын 65 яшьтән узган Европа халкының 50 процентында очратырга мөмкин. Ул түбәндәге билгеләр белән үзен сиздерә *төсле күрү кими, *китап, газета-журналлар укыган вакытта кайбер хәрефләрне күреп булмый, туры сызыклар «дулкын» кебек күренә. : Бу авыруны ничек итеп булдырмый калырга мөмкин. Макулодистрофия авыруы килеп чыгу куркынычы булган бер төркем кешеләр бар. Бу төр­ кемгә — организмга даими рәвештә туклыклы матдәләр җитешмәгән яисә макуланың саклагыч системасында нинди дә булса проблемалары булган кешеләр керә. Андыйларда макулодистрофия яшь вакытта ук килеп чыгарга мөмкин, ә бу авыруны булдырмас өчен туклануга игътибар бирергә, тәмәке тартуны бөтенләй ташларга яисә киметергә, артык гәүдә авырлыгына каршы көрәшергә, артериаль кан басымын билгеле бер нормада тотарга кирәк. Макулодистрофия бик озак вакыт дәвамында кояш нурларының челтәр катлауга тискәре тәэсире нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.

Зарарлы матдәләрдән, кояш нурлары тәэсиреннән күзне ничек саклап калырга соң? Макуланың үз саклагыч системасы булырга тиеш. Ышануы да кыен, ләкин шушы саклануны үзебез ашый торган ризык аша тәэмин итә алабыз. 80 нче еллар азагында, рационнарында яшелчә, җиләк-җимеш даими булган кешеләрдә макулодистрофия авыруы килеп чыгу куркынычы кими төшкән. Бигрәк тә лютеин, селен кебек минераллар, С, Е витаминнары организмга даими рәвештә кереп торырга тиеш. Медицина тарихында күз авыруларын дәвалау өчен азык-төлек куллану яңалык түгел. Сукыраюны булдырмас өчен, борынгы мисырлылар чи бавыр ашаганнар. Күз өчен бигрәк тә мөһим булган элементларны организм үзе эшләп чыгара алмый.

Әгәр организмга җитәрлек күләмдә витаминнар, микроэлементлар кереп тормаса, саклагыч система үз функциясен югалта. Зыян күргән, үлгән күзәнәкләр челтәр катлауга җыела башлый, ә челтәр катлау — күзнең яктылык нурларын кабул итүче эчке сүрүе, шуның нәтиҗәсендә кешенең күз күреме начараеп, бөтенләй сукыраеп калырга мөмкин.

Төрләре

1. Яшькә бәйле макулопатия (ЯБМ) (картлык макулопатиясе) — артык чагылган гадәти картаю барышының нәтиҗәсе, түбәндәге ясалулар белән сыйфатлана.

• Макула өлкәсендә аерым сары таплар (друзалар).

• ЧПЭ гипер- һәм гипопигментация белән друзалар өлкәләре.

2. Яшькә бәйле макуляр дегенерация (ЯБМД) (картлык макуляр дегенерациясе) — ЯБМ үсеш алган стадиясе, үзәк күрүгә яный һәм түбәндәге бер яки берничә табылдык белән сыйфатлана.

• Астында урнашкан хориоидея тамырлары ачылып ЧПЭ "географик" атрофиясе .

• ЧПЭ белән яки ансыз нейроэпителий кубарылу.

• ЧПЭ астында яки субретиналь урнашкан хориоидаль тамырлану (ХТ) чыганаклары.

• Фиброглиаль җөйле тукыма, геморрагияләр һәм экссудатлар. Таралышы ЯБМД — көнбатыш илләрдә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең кайтмас күрү югалтуның иң таралган сәбәбе, өстәвенә ЯБМД өчен күрү югалтучылар саны яшь белән арта. Мәсәлән, АКШта 65-75 яшьтәге 10% кешедә шундый үзәк күрү югалтуы бар, ә 75 яшьтән өлкәннәр арасында 30% теге яки бу ЯБМД күренешләре бар. ЯБМД ахыр стадиясен (сукырлык) 50 яшьтән өлкәннәрнең 1,7% һәм 85 яшьтән өлкәннәрнең — 18% күзәтәләр. Куркынычлык шартлары 1. Яшь — төп куркынычлык шарты.

2. ЯБМ, бигрәк тә йомшак друзалар булганда (алга таба кара).

3. Раса буенча. ЯБМД күбрәк европеоид раса кешеләрендә таралган.

4. Катлаулы нәсел анамнезы.

5. Катаракта, бигрәк тә төштә урнашкан. Югары куркынычлык шартлары булган шулардан кушылган йомшак друзалар белән пациентларда катарактаны алып ату макула патологиясе үсеш алуы белән бәйле була ала. Шуңа да карамастан, хирургия һәм ЯБМД үсеше арасында бәйләнешне раслау авыр, чөнки ЯБМД үсеш алган стадиясе еш кына операция үткәрү өчен җитәрлек җитлеккән катаракта белән бергә була.

6. Йөрәк-кан тамыры чирләре биомаркерлары, ягъни тәмәке тарту, симерү һәм артериаль гипертензия. С-РА, гомоцистеин һәм фибриногенның югары дәрәҗәсе бер мәгънәле түгел. Друзалар Гистология ЯБМД үзәк күрүне югалту — Брух мембранасында аномаль материал утырмасына җавап буларак үзгәрешләр нәтиҗәсе. Аның чыганагы — ЧПЭ һәм бу материалның җыелуы ЧПЭ күзәнәкләренең теге яки бу челтәркатлау өлешен тулысынча «чүптән» азат итү сәләте булмаганлык нәтиҗәсе. Друзалар ЧПЭ нигез мембранасы һәм Брух мембранасының эчке коллагенлы катлау арасында урнашкан аномаль материалның аерым депозитларыннан тора. Брух мембранасы калынаю ЧПЭ күзәнәкләре белән мембрана депозитларының нигезләре артык ясалу белән бәйле. Друзаларның липидлы төзелеше чирнең барышын фаразлый ала. Диагностика Друзаларны, гадәттә, ике күзнең дә арткы полюсында тәңгәл ЧПЭ астында сары төстәге калынаю итеп ачыклыйлар. Друзаларның саны, формасы, зурлыгы, чыгып тору дәрәҗәсе һәм өстәмә ЧПЭ үзгәрешләр чагылышы төрле була. Кайбер пациентларда друзалар фовеа өлкәсендә генә, ә башкаларның — аның чигендә урнаша ала. 45 яшькә кадәр друзалар клиник яктан бик сирәк ачыклана; бик еш түгел аны 45-60 яшьтә дә ачыклап була, әмма 60 яшьтән өлкәннәрдә друзалар гадәти табылдык була. Яшь белән друзалар саны һәм зурлыгы арта.

1. Кечкенә каты друзалар — түгәрәк, бер-берсеннән аерым урнашкан, кагыйдә буларак, күрүгә янамый торган диаметры венаның 1/2 киңлегеннән ким ясалулар.

2. Зур йомшак друзаларның чикләре төгәлсез һәм венаның киңлегенә яки зуррак диаметрга җитә.

3. Пигментлы эпителий кубарылу, друзалар белән бәйле, йомшак друзаларның зур өлешләре кушылганда барлыкка килә һәм еш кына ЯБМД элгәре була.

4. Кальцификацияләнгән друзаларның йөзе ялтырый торган һәм алар каты яки йомшак друзаларда кальций утырмасыннан гыйбарәт.

5. ЧПЭ халәте һәм флюоресцеин җыелу дәрәҗәсенә карап ФАГ үзгәрешләр ачыклый:

а) гиперфлюоресценция ЧПЭ атрофиясе өчен «тишексыман» кимчелек һәм ахыр буялу белән бәйле. Макула уртасында шулай ук друзалар белән бәйле ЧПЭ кубарылуын ачыклыйлар. Гиперфлюоресценция белән друзалар гидрофиль (ягъни аларда липидлар әз) һәм ХТ үсешенә китерә ала дип уйлап була;

б) гипофлюоресценция белән друзалар гидрофоб була (ягъни аларда липидлар күп), аларның зураюы һәм кушылуы алга таба ЧПЭ кубарылуына китерә ала. Хориоидеяның тулу фазасы озынаюы Брух мембранасының таралган калынаюын күрсәтә ала. Дифференциаль диагностика 1. Гаиләле доминант друзалар (Дойнның кәрәзсыман дистрофиясе) — друзаларны 2-3 тормыш декадасында очыкланган сирәк халәт(18 бүлек) кара.

2. Тикшергәндә диабет ретинопатиясендә каты экссудатны друзаларга охшату мөмкин. Друзалардан аерма буларак экссудат әйләнәли яки кисәкләр сыман тупланган һәм тамырларның микроаневризмалар һәм геморрагияләр кебек үзгәрүләр белән бергә була.

3. 2 типтагы мембранопролифератив гломерулонефрит, «тыгыз депозитлар чире» буларак та билгеле, — зуррак яшьтәге балалар һәм зурларда барлыкка килә торган хроник чир. Күп булмаган пациентларда ике күздә дә тәңгәл бөтен күз төбе буенча дискрет урнашкан таралган сары друзасыман ясалулар үсеш ала.

4. Тимгелле челтәркатлау синдромының башка сәбәпләре

• Штаргардт чире һәм сары тимгелле күз төбе.

• Ямансыз тимгелле челтәркатлау.

• Төньяк Каролинаның макуляр дистрофиясе.

• Альпорт синдромы.

NB Барлык бу очракларда күз төбе зарарлануы друзалар барлыкка килү яшеннән күпкә иртәрәк барлыкка килә.

Друзалар һәм яшькә бәйле макуляр дегенерация Друзалар белән күпчелек пациентларның күрү функцияләре гомер буе нормаль, ләкин шундый пациентларның җитәрлек санында өлкән яшьтә ЯБМД үсеш ала. ЯБМД патогенезында друзаларның чын мәгънәсе аңлашылмый, әмма аларның химик төзелешенең мәгънәсе бар. Киләчәктә күрү югалтуының югары куркынычлыгын зур йомшак һәм/яки катнаш друзалар, гиперпигментация өлешләре булу белән бәйлиләр, ә икенче күздә үсеш алган ЯБМД булганда аеруча. Профилактика чаралары Хәзерге вакытта әһәмиятле дәлил булып AREDS тикшерүендә җентекләп аңлатылган югары дозада мультивитаминнар һәм антиоксидантларны даими кулланганда ЯБМД үсеш алуының куркынычлыгы кимү факты тора.

Югары куркынычлык билгеләренә икенче күздә ЯБМД белән бәйле күрү начарлану һәм күрү начарланмаса да катнаш друзалар булу керә. Өстәмәләр куллану башлангыч ЯБМД формаларында өстенлек тәэмин итми. Башлангыч тикшеренүләр буенча, ризыгында күп күләмдә үләннәр һәм яшелчә булган кешеләрнең ЯБМД үсеше куркынычлыгы әзрәк, әмма бу үсемлекләрдә булган кисәкләрнең кирәкле дәрәҗәсенә ризык белән генә җитеп булмый.

Бу препаратларның киләсе 5 елда күрү югалтуның куркынычлыгын киметү өчен җитәрлек өстенлеге булганга 25% ретинологлар ышана.

AREDS тикшерүендә кулланылган төгәл кисәкләр:

• 500 мг С витамины;

• 400 МЕ Е витамины;

• 15 мг бета-каротин;

• 80 мг тутыя, тутыя буларак һәм 2 мг бакыр, ике нигезле әче тоз буларак, анемия мөмкинлегенең профилактикасы өчен.

Лютеинны куллану шулай ук нәтиҗәле була ала дигән дәлилләр бар һәм күп санлы куллану өчен күпчелек күп кисәкле препаратларда хәзерге вакытта лютеин бар. Тикшерү шулай ук тутыяның күп булуы сидек-җенес юлы белән специфик булмаган проблемалар белән янәшә була алганын күрсәтте. Тулаем препаратлар бик куркынычсыз санала, әмма бета-каротинны тәмәке тартучыларга үпкәнең яман шеше үсешенең куркынычлыгы югары булган өчен күрсәтелмәгән. Яшькә бәйле макуляр дегенерациянең атрофияле формасы ЯБМД атрофияле формасы фоторецепторлар, ЧТЭ һәм хориокапиллярларның әкренләп көчәюче атрофиясе белән бәйле, әмма кайчакта ЧТЭ кубарылуыннан соң барлыкка килә (алга таба кара).

1. Берничә ай яки ел дәвамында әкренләп күрү начарлану белән билгеләнә. Гадәттә барышта ике күз катнаша, еш симметриясез.

2. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

• Урынлы гиперпигментация яки ЧТЭ күзәнәкләре атрофиясе белән бергә макуляр друзалар (рәс. 17.6а).

• Төгәл чикле, түгәрәк ЧТЭ атрофиясе өлкәләре белән бергә өлешчә хориокапилляр югалу (рәс. 17.6б, в).

• Атрофия өлкәләре арту, аларның чигендә югалган друзалар урынында хориоидеяның эре тамырлары күренә («географик» атрофия) (рәс. 17.6г). Фовеа катнашканда күрү үткенлеге шактый кими.

3. ФАГ хориоидеяның ачык флюоресценциясе өчен гиперфлюоресценцияне күрсәткән «тәрәзәсыман» кимчелекләр ачыклый (рәс. 17.6д, е). Хориокапиллярлар сакланганда ФАГ-дә кимчелекләр офтальмоскопиягә караганда күбрәк чагыла.

4. Дәвалау юк, әмма күпчелек авырулар начар күрүчеләр өчен махсус җиһазлар куллана ала.

Яшькә бәйле макуляр дегенерациянең неоваскуляр формасы

Патогенез ЯБМД неоваскуляр (дымлы) формасы Брух мембранасы кимчелекләре аша хориокапиллярлардан үсүче ХТ ясалу белән бәйле. Бу форма — тамырлар үсешен стимуллаштыручы VEGF һәм тутлы эпителийдан чыккан тамырлар үсешен басучы PEDF факторы арасындагы дисбаланс нәтиҗәсе. ХТ 3 төп үсеш моделен аералар: субпигментлы (1 тип), субретиналь (2 тип) һәм ике тип катнашмасы. 1 тип ЯБМД еш очрый, аңа 2 тип үзенчәлекле түгел,  әмма ешрак миопия яки хориоретинит белән яшь авыруларда барлыкка килә ала. ХТ белән бәйле башта күрү начарлану челтәркатлау астына (субретиналь сыекча), челтәркатлауга (макуляр шешү) һәм ЧТЭ астына (ЧТЭ кубарылуы) кан һәм сүл чыгу өчен була. Сыекча җыелу өчен күрү начарлануның бу төрен кире кайтару ихтимал. Нәтиҗәдә дәвамлы сыекча җыелуы фоторецепторлар һәм ЧТЭ үлүе белән дисциформалы җөй ясалу һәм тотрыклы күрү начарлануга китерә.

Клиник күренешләре 1.   ХТ сыекча чыгу өчен метаморфопсияләр, уңай скотома һәм үзәк күрү томанлану белән билгеләнә.

2.    Билгеләре. Күпчелек мембраналарны офтальмоскоп белән ачыклап була, әмма кайчакта ХТ ФАГ ярдәмендә генә ачыклап була.

•     ЧТЭ астындагы ХТ (1 тип) бераз чыгып торучы соргылт-яшел яки алсу-сары төстәге чыганак кебек күренә (рәс. 17.9а).

•     Субретиналь ХТ (2 тип) очраклы субретиналь нурланыш яки тутлы тап буларак табыла.

•    ХТ еш билгеләре ХТ (челтәркатлауның сүлле кубарылуы, фовеаль калынаю, КМШ, субретиналь кан савулар һәм каты экссудатлар) сыекча чыгу белән бәйле (рәс. 17.9б).

Флюоресцентлы ангиография