«Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 316/17 01.03.2017 белән расланган уставы буенча рәсми исеме () — Татарстанның Әтнә районы үзәге (1930-1959 елларда, 1990 елдан) Олы Әтнә авылында (1959-1963 елларда Тукай районы үзәге) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты, дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе. Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1966 елда Татарстан АССР министрлар шурасы карары белән Арча районы (1963-1990 елларда, хәзерге Әтнә районы) Олы Әтнә авылында зоотехниклар әзерләүче Тукай авыл хуҗалыгы техникумы оеша. Техникумга 210 (урта белем белән 60, сигезьеллык белем белән 150) укучы кабул ителә. Укуны оештыру өчен техникумга Әтнә урта мәктәбенең икенче уку корпусы (элекке Советлар йорты) бинасы һәм тулай торагы бирелә ТАССР министрлар шурасы карары № 279 23.05.1966.
1985 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманыРСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 463 06.08.1985 белән Тукай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Арча районы Тукай исемендәге колхоз җирлегендә Тукай совхоз-техникумы оештырыла.
2001 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманыРФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 871 06.08.2001 белән уку йорты Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә.
2005 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 163 07.04.2005 белән федераль милектән республика милкенә күчерелә.
2016 елда «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусы бирелә.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 200 студент кабул ителә. Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер) Авыл хуҗалыгын механикалаштыру Ветеринария Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)
Читтән торып уку бүлеге Авыл хуҗалыгын механикалаштыру Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер) Уку йортына 06.05.2011 бирелгән 125нче санлы сроксыз лицензия нигезендә
Шәхесләр Директорлар 1966-???? — ??? ????-???? — ??? 2016–2019 — Айрат Фәнил улы Каюмов 2019– — Резида Мәсхүт кызы Гарипова
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Уку йортын тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Әтнә АХТ турында Eduscan.ru порталында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы турында (видео, 7:43) Техникуму – 50 лет (видео, 2:50)
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1966 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Әтнә районы