Габдулла Тукай һәйкәле, , — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2011 елда ачылган һәйкәл. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллык юбилее хөрмәтенә куелган.

Тарих 2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллының Яңа шәһәрендә (Автозавод районы) Тынычлык проспекты белән Рәис Беляев урамы кисешкән чатта, Ершов урамы тукталышыннан ерак түгел урнашкан Тукай скверында (16/09 йорты янында) ачылган.

Һәйкәлне ачу тантанасында рәсми кешеләр — Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Васил Шәйхразыев2011 елда Чаллы шәһәре мэры, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов2011 елда Татарстан язучылар берлеге рәисе, Роберт Миңнуллин, Камал театры артистлары катнаша.

2012 елдан башлап, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган чаллыларга дәүләт бүләкләре әлеге һәйкәл янында тапшырыла Яр Чаллы рәсми сайты, 26.04.2012.

2015 елның мартында билгесез кешеләр һәйкәлне ак буяулар белән пычратып, «усал» дигән сүз язып, пентакль символлары төшереп, шагыйрь кулындагы китапны ботарлап алып китәләр Яр Чаллы рәсми сайтында Kazanfirst сайтында.

Тасвирлама

Һәйкәл Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә бронзадан коелган.

Монументның биеклеге — 6 м.

Шагыйрь, кулларын күкрәгенә кушырып, уң кулына китап тоткан хәлдә түгәрәк постаментта басып тора.

Постаментның аскы өлешендә кирил һәм гарәп язуы белән «Габдулла Тукай / عبد الله توقاي» дип язылган.

Проектның авторы — скульптор Владимир Демченко (Мәскәү), һәйкәлне сынчы Илдар Ханов (1940-2013) иҗатына таянып ясаганКомсомольская правда, 22.11.2011.

Искәрмәләр

Чыганаклар Чаллыда Тукай һәйкәле. «Мәйдан», 2011 ел, № 12. Чаллыда Тукайга һәйкәл ачылды Открыт памятник Тукаю

Сылтамалар

Ачылу тантанасыннан фотосурәтләр Фотосурәтләр карарга

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Яр Чаллы һәйкәлләре Төркем:Тукайга һәйкәлләр