Рөстәм Галиуллин, Рөстәм Госман улы Галиуллин (1987 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) — язучы, филология фәннәре кандидаты (2012). 2025 елдан ― Татарстан китап нәшриятының генераль директоры. 2018―2025 елларда ― «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. «Идел» журналы баш мөхәррире (2011—2014), ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, гыйльми сәркатибе (2015—2018). Татарстан Республикасының журналистлар (2009 елдан) һәм язучылар (2009 елның 22 сентябреннән) берлекләре, халыкара ПЕН-клуб әгъзасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2024).
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 26 ноябрендә Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» (Творчество Тауфика Айди : жанровая типология и система образов) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2012, фәнни җитәкчесе проф. Т. Н. Галиуллин) Диссертациясе турында.
Хезмәт юлы КДУда укыган вакытта ук «Чаян» журналында, «Шәһри Казан» газетасында эшли.
2008—2010 елларда — «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире.
2010 елның 1 ноябреннән — «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире.
2011 елның 16 декабреннән 2014 елның ноябренә кадәр — «Идел» журналының баш мөхәррире.
2015—2018 елларда Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазифасын башкараТР ФА ТӘһСИ сайты.
2018 елның гыйнварыннан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
2025 елның 1 сентябреннән ― Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин Татарстан китап нәшрияты генераль директоры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.09.2025.
Иҗаты Казан дәүләт университетында укыган елларда «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри һәм иҗат дөньясына тартыла. 2005 елдан юморескалары, хикәяләре «Сабантуй» газетасында, «Чаян» журналында, соңрак «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы» (Мәскәү) газеталарында басыла.
2008 елда беренче китабы — «Гипнозчы малай» (Казан: ТКН) дөнья күрә.
Хикәяләре рус телендә «Литературная газета», "Аврора", «Татарский мир», «Наш современник», «Чолбон» (Якутия), башкорт телендә «Шоңкар» (Башкортстан), «Агыйдел» (Башкортстан), кыргыз телендә «Ала-Тоо» (Кыргызстан) һ. б. басмаларда басыла.
Татарстан китап нәшриятында басылган Тәүфикъ Әйдинең дүрттомлык «Сайланма әсәрләре»н (2015), «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Таҗетдин Ялчыгол: тарихи-документаль җыентыгы»н (2019) һ. б. фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, җыентыкларны төзүчеләрнең берсе. Аның тәрҗемәсендә В. Аксеновның «Ленд-лиз балалары» (2016, Татарстан китап нәшрияты) һәм А. Егинның «Үзбәк хан» романнары (2016) аерым китап булып чыккан. Айдар Сәхибзадәнең «Апологет» (2008), Рауль Мир-Хәйдәровның «Мартук» (2009), «Җәяүле сәйран» (2010), «Җәяүле татар» (2011), «Диңгез аша ялгыз» (2013), Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә» (2012), Рөстәм Вәлиевнең «Дөнья гаме» (2016) һ. б. авторларның роман-повестьлары аның тәрҗемәсендә төрле журнал-газеталарда басылган.
Рөстәм Галиуллин әсәрләре инглиз, төрек, казакъ, кыргыз, азәрбәйҗан, рус, саха, башкорт һ. б. телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күргән.
2015 елда саха милли батыры Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» хикәясен язган. Хикәяне русчага Наил Ишмухаметов, саха теленә Данил Макеев тәрҗемә иткән БОССООЙКО (Кэпсээн). Эдэрсаас Хикәя «Чолбон» журналында һәм «Саха сирэ» газетасында якут телендә, республикада нәшер ителә торган «Полярная звезда» журналында рус телендә басылып чыкканЯкутиядә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин-Боссоойкога истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 23.06. 2022.
2016 елда «Ата hәм ул» белән «Дивана» хикәяләре «Россия халыкларының бүгенге прозасы» антологиясенә тәкъдим ителгән.
Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде...» (2012) һәм «Васыять» (2017),«Биш«икеле» (2021), Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән «Одиночество» (2013), Уфада башкорт телендә басылыып чыккан «Гипнозсы малай» («Гипнозчы малай», 2021), Бакуда чыккан «Ata və oğul» (2020) проза китаплары, «Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе» монографиясе (2016) авторы.
2023 елның 21 апрелендә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Көзге кайтаваз» спектакленең премьерасы булган. Әлеге пьеса «Яңа татар пьесасы 2022» конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә I урын. 2007 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при. 2007 — Арча районы якташлыгы җәмгыяте премиясе. 2009 — «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе («Дебют» номинациясендә). 2009 — Гариф Ахунов премиясе (Арча районы). 2009 — ТР хөкүмәте гранты. 2011 — ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР татар-башкорт көрәше федерациясе уздырган әдәби конкурста III урын («Чәчмә әсәр» номинцаиясендә). 2015 — Муса Җәлил премиясе — «Юлларда җил ак иде» китабы һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өченКаз@нские истории, 13.11.2015«Калеб» иҗади төркеме сайты. 2017 — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган әдәби конкурста "«Дәвам»" хикәясе өчен 1 нче урын. 2024 — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ― әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Рөстәм Галиуллинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде. ТР Язучылар берлеге, 26.11.2024. 2026 — Башкортстан Язучылар берлегенең Рәми Гарипов исемендәге медале ― төбәк әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өченЛейла Аралбаева. Башкирское и Татарское издательства подписали соглашение о сотрудничестве. Башинформ, 31.05.2026.
Гаиләсе Хатыны Эльвира, улы Ирхан, кызы Камилә. Искәрмәләр
Әдәбият Рәшит Галләм һ.б. Гасырларны кичкән Наласа (мөхәррир-төзүче Исрафил Насыйбуллин). Казан: Ихлас, 2012 Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: «Идел-Пресс» ПНК, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6
Сылтамалар Р.Г. Галиуллин «Милләттәшләр» сайтында Р.Г. Галиуллин турында «Глаголица» бәйсез балалар әдәби премиясе сайтында «Әдипләр» сайты «Казан арты» музее сайты starodymov.ru proza.ru https://madanizhomga.ru/news/shn/kozge-kaitavaz
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре