Илдус Нәфыйков, Илдус Сәет улы Нәфыйков, (1960 елның 12 июне, ТАССР, Куйбышев районы, Кузнечиха) — Марий Эл прокуроры (2023 елдан), Татарстан Республикасы прокуроры (2013―2023). РФ прокуратурасының шәрәфле хезмәткәре, 2нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесеАрмиядә һәм полициядә генерал-лейтенант, флотта вице-адмирал хәрби дәрәҗәләренә тиң (2017) Mail.ru яңалыклары. Татаринформ, 11.07.2017Бизнес Online, 11.01.2017. Юридик фәннәр кандидаты. ТР атказанган юристы.
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 12 июнендә ТАССР Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Кузнечиха авылында туган. Әтисе Сәет-Мөхәммәт Әмин улы, Куйбышев районы авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы. Туганнары — Дамир (эшмәкәр, Яр Чаллы), Лилия (Шувалова) (баш бухгалтер, Сембер).
«Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган (1983). Инглиз телен камил белә.
Хезмәт юлы 1977-1978 елларда Куйбышев АТП слесаре. 1983-1986 елларда Брежнев шәһәренең Комсомол районы прокурорының өлкән ярдәмчесе. 1986-1988 елларда Брежнев шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. 1988-1990 елларда КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы. 1990-1995 елларда Яр Чаллы шәһәре прокурорының урынбасары, 1995-1996 елларда беренче урынбасары. 1996-2000 елларда Түбән Кама шәһәре прокуроры. 2000-2007 елларда Яр Чаллы шәһәре прокуроры. 2007-2013 елларда Казан шәһәре прокуроры. 2013-2023 елларда ТР прокуроры. 2023 елның сентябреннән Марий Эл прокуроры.Официально объявлено о назначении прокурором Татарстана Альберта Суяргулова. «Казанский репортер», 25.09.2023.
Китаплары Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района РТ (автордаш) Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города
Башкарган эшләре турында Who is mr Нафиков Әңгәмә. «Казанские ведомости», 14.11.2013
Бүләкләре Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале РФ прокуратурасының 290 еллыгы медале РФ генераль прокуроры бүләк иткән корал РФ генераль прокурорының мактау грамотасы һ.б.
Искәрмәләр
Сылтамалар
ТР прокуратурасының рәсми сайты ТР эшлекле үзәге сайты Биографиясе Бизнес Online газетасында
Моны да карагыз
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Хокук белгечләре Төркем:Татарстан прокурорлары Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган юристлары