Хәмидуллин — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Хәмит»/«Хәмид»/«Хәмидулла» («Аллаһның мактаулысы») сүзеннән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Айрат Хәмидуллин Айрат Хәмидуллин (20.01.1956, Казан), рәссам, педагог. Айрат Хәмидуллин (1966―2020, Әлмәт), архитектор-төзүче, һәвәскәр композитор. Булат Хәмидуллин (13.08.1968, Казан), тарихчы, язучы. Л. Х. Хәмидуллинның улы. Гариф Хәмидуллин Гариф Хәмидуллин (1895―1958), ике Ленин орденлы нефтьче-бораулаучы (Лениногорск-Әлмәт). Гариф Хәмидуллин (1907―1978), фирка-хуҗалык эшлеклесе (Азнакай). Илмас Хәмидуллин (1974), ТР Кайбыч районы мәгариф бүлеге начальнигы (2018 елдан). Лирон Хәмидуллин (10.11.1932, Иске Төгәлбуга, Яңа Малыклы районы), язучы-тәрҗемәче. Ризван Хәмид (Хәмидуллин) (24.10.1941, Усман Ташлы, Ярмәкәй районы), язучы-драматург. Филзә Хәмидуллин (1936―2022), икътисад фәннәре докторы (1981), профессор. КДФИИ ректоры (1980-1990), Федерация Советы әгъзасы (2003—2005). Татарстанның атказанган икътисадчысы. Һидият Хәмидуллин (1923―1998), КПССның Азнакай район комитеты беренче секретаре (1958-1961). Татарстан АССР Прокуроры (1961-1981). Шакирҗан Хәмидуллин (Шакирҗан Хәмиди, 1880—1932), инкыйлабчы, язучы, мөхәррир. Ш. Хәмидинең энесе. Шәйхелислам Хәмидуллин (Шәйхелислам Хәмиди, 1869—1911), дин галиме, тәрҗемәче
Хәмидуллина Роза Хәмидуллина (14.10.1962, Мулла Иле, Яшел Үзән районы), шагыйрә. Камәрия Хәмидуллина (05.11.1949, Шыкшы, Саба районы), КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе директоры (1993—2020).
Төркем:Фамилияләр