Фәрит Галимов, Фәрит Хәбибрахман улы Галимов, , (11.12.1940) — Казакъстанның дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, Казакъстан Республикасы парламенты сенаторы (2002-2008), Казакъстан ССР дәүләт төзелеш комитеты рәисе (1990), Казакъстан Республикасы төзелеш, торак һәм җирлекләр корылышы министрының беренче урынбасары (1993-1996), Акмола (1998 елдан Астана) шәһәре мэрының () беренче урынбасары (1998-2002), «Казакъстан тимер юлы» () милли компаниясе АҖ президенты киңәшчесе (2009 елдан), Казакъстан Республикасы инженер академиясенең мөхбир-әгъзасы (1992), Казакъстан-Россия университетының шәрәфле профессоры.

Тәрҗемәи хәле 1940 елның 11 декабрендә Казакъстан ССР Петропавловск шәһәрендә туган. «Төзүче-инженер» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Урал политехника институтын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясе каршындагы Халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (Мәскәү, 1982) тәмамлаган.

ССРБ кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә.

Хезмәт юлы 1959-1960 «Төзелеш материаллары» тресты тимер-бетон заводында слесарь-җыючы, бетончы. 1960-1975 «Петропавловскстрой» тресты төзелеш-монтаж идарәсендә буяучы, мастер, прораб, җитештерү-техник бүлек башлыгы, баш инженер, идарә башлыгы. 1975-1990 «Күкчәтаустрой» җитештерү-төзелеш берләшмәсендә баш инженер, трест идарәчесе, берләшмә башлыгы. 1990 Казакъстан ССР дәүләт төзелеш комитеты () рәисе 1991-1993 «Казакъстанстрой» дәүләт-акционерлык ширкәте президенты. 1993-1996 Казакъстан Республикасы төзелеш, торак һәм җирлекләр корылышы министрының урынбасары, соңрак беренче урынбасары. 1996-1998 Казакъстан Республикасының югары һәм үзәк хакимияте оешмаларын Акмолага күчерү буенча дәүләт комиссиясе рәисе. 1998-2002 Акмола (1998 елның маеннан Астана) шәһәре мэрының () беренче урынбасары. 2002-2008 Казакъстан Республикасы парламенты сенаторы: сенатта икътисадый һәм региональ сәясәт комитеы әгъзасы. 2009 елдан «Казакъстан тимер юлы» () милли компаниясе АҖ президенты киңәшчесе.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1980-1990 Күкчәтау () өлкә һәм шәһәр халык депутатлары шурасы депутаты. 2004 Казакъстан Республикасының йорт салучылар берлеге президенты. 2002-2008 Казакъстан Республикасы парламенты сенаты депутаты (Астана шәһәреннән).

Китаплары Организация управления капитальным строительством в условиях рыночной экономик. Алматы, 1992.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1986 Хөрмәт Билгесе ордены 2006 «Құрмет» ордены (Казакъстан) 2007 «Астана шәһәренең хөрмәтле азаматы» () Казакъстанның атказанган эшлеклесе Казакъстанның шәрәфле төзүчесе

Сылтамалар Астана тарихы.kz сайты Ф.Х. Галимов zakon.kz сайтында

Искәрмәләр

Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары Төркем:Казакъстанның атказанган эшлеклеләре Төркем:Казакъстанның шәрәфле төзүчеләре Төркем:Астананың хөрмәтле азаматлары Төркем:Казакъстан дәүләт эшлеклеләре Төркем:Төзүчеләр