Дуңгызлар – () куштояклылар отрядыннан кыл белән капланган чагыштырмача зур гәүдәле, кыска аяклы хайваннар гаиләлеге. Аңарга 8 төр керә, шул исәптән Аурупадагы бердәнбер вәкиле - кыргый кабан, йорт дуңгызының нәсел башы.

Борынгы заманнардан ук кыргый дуңгызлар — кабаннар — Поляр түгәрәктән алып экваторга кадәр бөтен җирдә очраган. Кабаннар су буендагы камышлыкларда, елга үзәннәрендәге куаклыкларда, «утрак» яши. Көнне алар аулак урыннарда үткәрә, ә төнлә тамак туйдырырга чыгалар; имән чикләвеге, чикләвек, өлгергән алма һәм груша эзләп ашыйлар, камыш тамырларын актаралар, әкәм-төкәм, суалчан, вак җәнлекләр, кәлтә еланнарны һәм хәтта еланнарны ашыйлар, җир өстендәге кош ояларын туздыралар.

Төркем:Куштояклылар