Валерий Макаров (Валерий Владимир улы Макаров) — Татарстанның дәүләт хезмәткәре, Әгерҗе районы башлыгы (2013 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1965 елның 16 февралендә Татарстан АССР Зәй шәһәрендә туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган (2002).

Хезмәт юлы 1989-1992 «Вита» кече ширкәтендә инженер (Яр Чаллы). 1992-1996 «Техтранс» оешмасында директор урынбасары (Яр Чаллы). 1996-1997 «Камагорстрой» сәнәгать оешмасында директор урынбасары (Яр Чаллы). 1998-2001 «Бензин сервис» ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы). 2001-2012 «Нефтеснаб» ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы). 2012, август-сентябрь Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 2012, октябрь-2013, апрель Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе. 2013, апрель Әгерҗе районы башлыгы.

Сылтамалар «Рәсми Татарстан» порталында

Искәрмәләр

Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары