Әхмәтсафа Гайсин () — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), гвардия кече лейтенанты.

Тәрҗемәи хәле

1918 елда Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Ил Бәрәңге районы) Пучара авылында туган. Татар. Мәктәптә 5 класс укыгач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла.

Бөек Ватан сугышында 1943 елда кече лейтенантлар әзерләүче курсларны тәмамлый. Шул ук елның июлендә III Украина фронты, 12- армия, 60- гвардия укчы дивизиясе, 185- гвардия укчы полкына взвод командиры итеп җибәрелә. Көньяк-Көнбатыш фронтның 1- гвардия армиясе составында Изюм-Барвенково юнәлешендә һөҗүмдә катнаша. Августта 1- гвардия армиясе 12- армия составына керә һәм Донбасс операциясе барышында Павлоград (Днепропетровск өлкәсе) шәһәрен дошманнан азат итә. Днепропетровскидан көньяктарак Днепр елгасына чыга, елга яры буйлап, Запорожье шәһәренә таба хәрәкәт итә. Гвардия кече лейтенанты Ә. Гайсин Днепрны кичүдә, Запорожье шәһәрен азат итүдә, шәһәр эчендәге Хортица плацдармы өчен сугышта катнаша.

Батырлыгы 1943 елның ноябрендә 6- армия составына кергән 60- гвардия укчы дивизиясе Запорожье районы Разумовка авылыннан көньяк-көнчыгыштарак Днепр елгасын кичә. Ә. Гайсин взводы 26 ноябрьгә каршы төндә Днепрны кичә һәм беренчеләрдән булып, дошман траншеяларына бәреп керә. Сугышта һәлак булган рота командирын алыштыра. Ә. Гайсин ротасы уң ярдагы плацдармны киңәйтү өчен, 4 авылга (шул исәптән, Разумовкага) кинәт һөҗүм итеп, аларны азат итә. Плацдармны саклап, рота дошманның 13 контрһөҗүмен кире кага, рота командиры шәхсән 20 дошманны юк итә. 27 ноябрьдә полк дошман позицияләренә һөҗүм итүне башлый. Дошман берничә тапкыр, ярсып, контрһөҗүмгә күчә. Бигрәк тә Запорожье районы Капустяный хуторы ягыннан көчле ут ачалар. Шул контрһөҗүмнәрнең берсен кире какканда, Ә. Гайсин батырларча һәлак була. Капустяный хуторында җирләнә. 1944 елның 22 февралендә Әхмәтсафа Гайсинга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Хәтер Йошкар-Олада Дан аллеясендә истәлек ташы куелган. Бәрәңге бистәсе урамына исеме бирелгән. Бәрәңге картасында Бәрәңге бистәсе үзәгендә ачылган обелиск (1970) янында Советлар Берлеге Каһарманы Хәким Хәсәнов белән икесенең бюстлары (1995) урнаштырылган. Исеме Украинаның Бөек Ватан сугышы каһарманнары энциклопедиясенә мәңгелеккә язылган. Күчмәннәр командасы сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел, 22 февраль). Ленин ордены

Чыганаклар Герои Советского Союза: краткий биогр.слов. Т.1. Мәскәү, 1987. Наши герои. 2-е изд., Йошкар-Ола, 1985. Днепр-река героев. Киев, 1983.

Сылтамалар Ватан каһарманнары сайты Мари Ил милли китапханәсе сайты

Моны да карагыз Туганы Ринат Сибагатуллин Ә. Гайсин турында сөйли (видео) Искәрмәләр