Раштрапати-Бхаван («Президент сарае»; ) ― Һиндстан Президентының рәсми резиденциясе. Ул Нью-Дели административ комплексының үзәген тәшкил итәПутин прибыл в президентский дворец в Нью-Дели. РИА Новости, 5.12.2025.
Тарих
Бина 1929 елда инглиз архитекторы проекты буенча Һиндстанның Британия вице-короле сарае сыйфатында төзелеп беткән. Комплексны төзү 1910-елларда башланган һәм 1929 елга кадәр өзеклекләр белән дәвам иткән, вак эшләнмәләр 1930 елга кадәр дәвам иткән Rashtrapati Bhavan. The President of India, 5.04.2020. Төзелешкә 700 миллионнан артык кирпеч һәм 85 мең кубометр чамасы таш киткән.
Төзелеп беткәч, Раштрапати-Бхаван Һиндстан генерал-губернаторы, 1950 елдан ― республика Президенты резиденциясенә әверелә. Хәзерге вакытка кадәр Нью-Делидагы Президент сарае дөньяда дәүләт башлыгының иң эре резиденциясе булып кала бирә.
Һиндстан Президентының бөтен ил буенча башка резиденцияләре дә бар, шул исәптән Дехрадунда Раштрапати-Ашиана, Хәйдәрабадта Раштрапати-Нилаям һәм Шимлада Раштрапати-Нивас.
Архитектура стиле Комплекс берничә архитектура стилен берләштерә. Президент сарае , кайвакыт инглиз-һинд архитектура стиле дип аталган стильдә эшләнгән, Көнбатыш монументальлеге биредә Көнчыгыш ảркалары һәм гөмбәзләре барлыкка китергән декоративлык белән яраша. Британия традициясендә комплекс төзелгән стиль кайвакыт Дели ордеры () дип йөртелә.
Тасвирлама Сарай комплексының гомуми мәйданы 132 гектар тәшкил итә. Бинаның гөмбәзе Рим гөмбәзен хәтерләтә. Сарайда 340 бүлмә; барлык бүлмәләрнең мәйданы — 19 мең м2 тирәсе. Сарай янында киң җәмәгатьчелек өчен ачык булган гөлчәчәк бакчасы урнашкан.
Сарай каршындагы мәйданда ― Һиндстан вице-короленә Джайпур идарәчесеннән бүләк калкып тора. Каршы якта элек «Моголлар бакчасы» буларак билгеле булган «Үлемсез бакча» җәелеп ятаВладимир Алфимов. Конный кортеж, залпы пушек и дворец из 340 комнат: как прошел визит Владимира Путина в Индию. KP.RU, 5.12.2025 Аның планировкасында Көнчыгыш һәм Европа бакча-парк сәнгате алымнары берләштерелә. Биредә сулыклар, каналлар һәм фонтан каскадлары яшел чирәмлекләр, түшәлгән юллар һәм чәчәк түтәлләре белән аралашкан.
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Welcome to the Rashtrapati Bhavan She does Chandigarh proud, Research on Rashtrapati Bhavan architecture
Төркем:Президент сарайлары Төркем:Һиндстанның истәлекле урыннары Төркем:1929 елда төзелгән биналар һәм корылмалар