Габдрахман — Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы. Зәй елгасы буенда урнашкан. Географиясе Әлмәт шәһәреннән 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Авыл аркылы Р239 автомобиль юлы узаТатар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.. Халык саны — 1715 кеше. Тарих Кама аръягының көньяк-көнчыгышындагы күпчелек авыллар кебек үк, Габдрахман авылы да XVIII йөзнең беренче яртысында барлыкка килгән. Авылга нигез салучы булып Надыр Уразмәтовныңhttps://zen.yandex.ru/media/liliyagabdrafikova/kak-tatarin-iz-zakazania-upravlial-zakamem-ob-osnovatele-nadyrovskoi-volosti-pervom-neftianike-nadyre-urazmetove-5fbf5aab0b4af80149dc3ef6 туганы Габдрахман Бикмәтов (Бикмөхәммәтов) (1678-1748) санала. Икенче юрама буенча, авыл 1728 елда Самара ягындагы Гали авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән. Габдрахман авылындагы мәчет беренче тапкыр 1749 елда телгә алына. Җанисәпнең икенче (1747) ревизиясе буенча, авылда 36 җан ясаклы татар, ә өченче (1762 ел) ревизия материаллары буенча, 22 җан ясаклы татар яшәгән. Алар старшина Йосыф Надыров командасына кергәннәр. Күпчелеге чыгышлары белән Казан өязеннән, Надыр Уразмәтов белән туган булып, Казан ханлыгы тарханнары токымыннан булганнар. Дүртенче (1782 ел) ревизия буенча, Габдрахман авылында 52 җан типтәр һәм 12 җан ясаклы татар теркәлгән. Сигезенче (1834) ревизия буенча, 183 җан типтәр һәм 94 җан башкорт сословиясенә кергән ир-ат исәпләнә. 1859 елда Габдрахман авылында 817 җан ир-ат булган. Алдагы җанисәп язмаларында авыл халкы үзен татар дип терки. ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне була; һәр чәршәмбе саен базар оештырыла. Бу авылда Үзәк диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессәлам бине Габдеррәхим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгелмәви әл-Габдери туганШ.Б.Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Казан, Татар.кит.нәшр., 1989. б.214. Мәдәният

Туган якны өйрәнү музее Дин

Ислам Җәмигъ мәчете Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1765 Габдессаләм Габдерәхимев Мәрҗания мәдрәсәсе мөфти 1840-01-31 Балыклыкүл 1890-10-25 Әфзал Таһиров Хөсәения мәдрәсәсе драматургсәясәтче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты 1938 Мәскәү 1928-12-05 Шифа Ханбикова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты телбелгеч Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2008-04-09 Казан 1946-04-23 Шәфәгать Тәхәветдинов И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты икътисадчы 1952-06-03 Гөлүсә Гайнетдинова Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты театр актеры Әлмәт татар дәүләт драма театрыАяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры

Габдессәлам Габдерәхимов (1765-1840), Үзәк диния нәзарәтендә икенче мөфти. Афзал Таһиров (1890-1937), татар язучысы. Фазыл Туйкин — укытучылык иткән. Шәфәгать Тәхәветдинов, Татнефть берләшмәсе ген. директоры. Энҗе Мөэминова, шагыйрә. 1949—1974 елларда мәктәптә математика укыткан. Тукай Габдрахманов (1939), инженер. Демография

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1569 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94,26%, башка халыклар — 5,04%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,70%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.