Әлдәбәра́н ( әд-дәбәран — «иярүче»; Сәвер α, Сәвер альфасы, α Tau) — Сәвер йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы 0,75–0,95 тәшкил итә һәм ул якынча 65 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Хасиятләр Әлдәбәран — K5 III спектр сыйныфылы кызгылт-сары зур йолдыз. Ул билгесез периодлы үзгәрмә йолдыз (колач 0,2 тәшкил итә). Аның эчендә гелий януы бара. Йөзләрчә а.б. ераклыкта урнашкан тонык M2 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә аның иптәш-йолдыз булып тора.
Күренүчәнлек
Әгәр Орион Билбавының өч йолдызыны уйлап сулдан уңга (төньяк ярымшарда) яки уңдан сулга (көньяк ярымшарда) тоташтырып куйсак, бу күзаллау сызыгында беренче якты йолдыз Әлдәбәран булачак.
Моны да кара Иң якты йолдызлар исемлеге
Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Сәвер йолдызлыгы