Әлмәндерек <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Әлмәндерек — татар халык уены.

Уйнау тәртибе Бу уен яз, җәй көннәрендә өй-йорт араларында, такта-бүрәнә ише нәрсәләр булган җирдә уйнала.

Бер тактаны бүрәнә яки шуның сыман берәр нәрсә өстенә аркылы куеп, баш-башына ике бала утырып яки басып, бер өскә, бер аска талпынып, атынып уйныйлар. Атынганда кара-каршы әлмәндерек әйтешәләр:

— Әлмәндерек! — Чүлмәндерек. — Син аста! — Мин өстә! — Син чүптә! — Мин күктә. — Гаффар үлгән. — Җаббар күмгән. — Нүп-лә. — Һүп-лә!

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Хәрәкәтле уеннар Төркем:Татар уеннары