Кече Кайбыч (Кеçе Qaybıç, рус. Малые Кайбицы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Ябалак, Бəрлебашы, Морза Бəрлебашы авыллары белән бергә Ябалак авылы җирлегенә керә. География Кече Кайбыч Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 75 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан көньяк-көнбатышка таба 4 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com .. Авыл аша Бәрле елгасы ага.

Тарих Авыл бик борынгы булып санала, авылда федераль әһәмияттәге археология һәйкәле булган борынгы татар зираты урнашкан. Риваятьләр буенча авылга Хəйбуч дигəн кеше тарафыннан нигез салына. Нәкъ бу авылдан чыккан кешеләр Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Буа районы Кайбыч авылларына нигез салалар. Халык саны 1989 1997 2010 2011 543 541 441 469 Авылда татарлар (100 %) яши.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 381 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,90%, башка халыклар — 2,10%.

Авыл белән бәйле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1845 Мотыйгулла Төхфәтуллин Кышкар мәдрәсәсеӘл-Әзһәр университеты имам Кызыл мәчет (Җаек)Мотыйгия мәдрәсәсе 1920 Җаек 1907-03-20 Кәрибулла Миңнуллин No/unknown value

Кәрибулла Миңнуллин Мотыйгулла Төхфәтуллин

Социаль өлкә Кайбыч башлангыч белем бирү мәктәбе Авыл мәдәният йорты Китапханә Кече Кайбыч мәчете Искәрмәләр

Сылтамалар Как живете, Малые Кайбицы?

Төркем:Кайбыч районы татар авыллары