Илдар Мәннан улы Мәннанов (25 март 1921, Бүләк авылы Мөслим районы, Татарстан — 18 май 2010, Яр Чаллы, Татарстан) — Икенче Бөтендөнья сугышында 6 танкны яндырган каһарман, милли хәрәкәт әгъзасы.

Тормыш юлы Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын бетергәч, ТАССРның Актаныш районында МТСта эшли. 1940 елда Кызыл Армиягә китә. 1941 елның ноябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә 6 танкны яндыра. Расчеттан берүзе исән кала. Батырлык өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 2010 елның 18 маенда вафат була.

Хәтер

Яр Чаллының Үзәк районында 37нче комплекста урамга исеме бирелгән (координатлары 55.728742°, 52.368522°). 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы . 2023 елның 7 маенда туган ягы ― Мөслим районы Бүләк авылында бюсты ачылган. Екатерина Сайбель. В Муслюмово увековечили память земляка — Героя Советского Союза Ильдара Маннанова. Татар-информ, 7.05.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар Герой турында Татарны бер баскыч югары күтәргән каһарман вафат

Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:25 март көнне туганнар Төркем:1921 елда туганнар Төркем:18 май көнне вафатлар Төркем:2010 елда вафатлар Төркем:Илдар Мәннанов