EuroNews (инглизчәдән — Европа хәбәрләре, рәсми француз атамасы — la Chaîne Européenne Multilingue d’Information euronews) — тәүлек буена 24 сәгать эшләүче Европа мәгълүмати телеканалы. Дөнья вакыйгалар видеотасмасын 10 тел комментарийлары белән бирә. Барлыгы 150 илдә карала (кабель, иярчен һәм эфир тапшыру).

1992 елда, Гыйрактагы сугышны нейтраль булмаган караш белән тапшыру вакытында, Европаның үзенең мәгълүмати каналын булдыру карар ителгән. Телевизион тапшыру 1993 елның 1 гыйнварында башлана.

Тапшыру телләре 2010 ел халәте буенча Евроньюс 10 телдә даими тапшырулар алып бара: 1993 елның 1 гыйнварыннан: инглиз, француз, испан, алман, итальян. 1999 елда алтынчы тел өстәлгән: португаль. 2001 ел сентябреннән: рус. 2008 елдан: гарәп. 2010 елдан: төрек һәм фарсы.

Шулай ук украин һәм румын телләрендә кыска хәбәрләр чыгарылышлары бар.

No Comment Tv No Comment рубрикасы — каналның бренды. Аның кысаларында «үз үзе өчен сөйләгән» кыска роликлар чыга.

Сылтамалар Рәсми сайт Рәсми сайт Youtube.com сайтында EuroNews агымы

Төркем:Рус телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Инглиз телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Франсуз телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Итальян телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Төрек телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Испан телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Алман телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Португал телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Фарсы телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Украин телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Румын телендә эшләүче телеканаллар