thumb|right|Саз Саз (корал мәгънәсендәге сүзеннән) — төзелеше буенча охшаш кыллы музыка кораллары төркеме. Көнбатыш Азия халыклары арасында киң таралган (Төркия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан һ.б.). Шулай ук Кавказ халыкларында билгеле. Саз исеме астында рәвеше, кыллар саны, төзелеше буенча аерыла торган музыка кораллары билгеле. Барлык сазлар өчен гомуми булып грушасыман корпус, агач резонатор, икеләтелгән яки өчләтелгән кыллар килә.

Шулай ук карагыз

Төркем:Кыллы кораллар Төркем:Музыка кораллары Төркем:Татар музыка кораллары