Берләшкән Танзания Җөмһүрияте () — Африканың көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Кения һәм Уганда, көнбатышта Руанда, Бурунди һәм Конго Демократик Җөмһүрияте, көньякта Замбия, Малави һәм Мозамбик белән чиктәш. Илнең көнчыгыш чигендә — Һинд океаны.

Танзаниянең ике башкаласы бар: административ үзәк булып Дар-эс-Салам санала, парламент исә Додомада эшли.

Ил территориясендә Африканың зур күлләре урнашкан — төньякта Виктория күле, көнбатышта Танганьика күле (аны еш Байкалның игезәге дип атыйлар), һәм көньякта Ньяса күле урнаша.

Африканың иң югары ноктасы — Танзаниядә: Килиманджаро тау түбәсенең биеклеге 5895 м.

Диннәр Танзаниядә ислам Танзаниядә Һинд дине Танзаниядә христианлык

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр Төркем:Социалистик дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Танзания Төркем:Федератив дәүләтләр