Google Chrome — Google ширкате тарафыннан җитештерелүче һәм WebKit йөрткечен кулланучы браузер. Microsoft Windows өчен беренче бета-юрамасы 2008 елның 2 сентябрендә чыга , ә беренче даими юрамасы — шул ук елның 11 декабрендә ук барлыкка килә. «StatCounter» мәгълүматлары буенча браузер популярлыгы буенча өченче урында, ә 2011 елның гыйнвар аена аның базар өлеше 15,55 % тәшкил итә.http://gs.statcounter.com/#browser-ww-monthly-201007-201007-bar
Тарихы Алты ел дәвамында Google ширкәтенең башкарма директоры Эрик Шмидт аерым бер браузер барлыкка китерүне хупламый килде. Ул моны «Google-ның әле кечкенә генә бер компания» булуы һәм аның «браузерлар сугышы»на керәсе килмәве белән аңлатып килде. Ләкин ширкәткә нигез салучылар, Сергей Брин һәм Ларри Пейдж, Mozilla Firefox компаниясенең берничә уйлап табучысын эшкә яллыйлар, менә шунда инде Шмидт Chrome турында үзенең фикерен әйтә: «ул шул кадәр әйбәи иде, хәтта ул минем карашымны да үзгәртергә мәҗбүр итте».
Башта Chrome бары тик Microsoft Windows өчен генә чыгарыла иде, ләкин соңрак (9 декабрь, 2009 ел) Linux һәм macOS өчен dev- һәм beta-юрамалар чыгарылды. Беренче очракта әлеге ОС'лар өчен Chrome Windows'тагы кебек тулы көчкә эшләми иде, мәсәлән, кыстыргычларны синхронизацияләү, ләкин 5.0.* тармактан башлап барлык функционаллек тигезләшәGoogle Chrome Mac һәм Linux өчен.
Лицензияләре Браузер үзенә бер төрле лицензия - EULA ярдәмендә тарала.
Браузер кодының бер өлешеGoogle Code — Chromium: «Chromium is the open-source project behind Google Chrome.»Chromium Developer Documentation : «Google Chrome is built with open source code from Chromium», яисә бөтен код Chromium BSD лицензиясе кебек төрләрдә ачылган.
Браузерның махсус битләре
Боларны ачу өчен бирелгән кодларны юллама тасмасына куярга кирәк.
Юлламалар Тасвилама about:cache Кэшны күрсәтү. about:crash Хата турындагы битне күрсәтә. about:credits Chrome'да кулланучы уйлап табулар. about:dns DNS язмаларны күрсәтә about:flags Ябылган (эксперименталь) мөмкинчелекләрне ачу. about:histograms Төрле хисап язмаларының графиклары about:inducebrowsercrashforrealz Google Chrome да ялгышлык җибәрү. Бу параметр уйлап табучылар тарафыннан ялгышлыклар киткән вакытларны карау өчен кулланыла. about:memory Кулланучы кушымталар һәм кыстыргычлар турында мәгълүмат җиткерә about:plugins Урнашкан «ярдәмлекләр»не (плагиннарны) крсәтә. about:shorthang Кыстыргычның «өленеп калуы»н тикшерү. Уйлап табучылар тарафыннан системаны тикшерү өчен файдаланыла. about:terms Google Chrome хезмәтләрен күрсәтү шартлары. about:version about: Җыелманың һәм юраманың саны. about: – аналогы. view-source:[URL] Битнең чыгарылма кодын карау
Моны да карагыз Google Google Chrome OS Google Chrome Frame ChromePlus SRWare Iron
Искәрмәләр
Сылтамалар Google турында Татар блоггеры
Төркем:Google Төркем:Браузерлар Төркем:Технология