Чабаксар (, ) — Pəcəйдә урнашкан шәһәр, Чуашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле.
Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстанның тимер юл төененә — Канашка — 80 км.
2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.
Атамасы Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар () сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала.
Географиясе
Чабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км²Чебоксары-2004 в зеркале цифр, фактов, событий…. Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора.
Климат
Тарих Беренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына.
1555 елдан — Мәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б).
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елдан — Казан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елда – Екатерина II, 1798 елда – Павел I булганнар.http://enc.cap.ru/?t=world&lnk=1108
1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.
1920 елдан — Чуаш автономияле өлкәсе, 1925 елдан — Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора.
XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән.
Халкы Халык исәбе 447 929 кеше (2010).
Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.
ЕлХалкы саны 1625 458 1646 661 1723 1924 1795 4687 1879 4498ЕлХалкы саны 1897 5500 1913 5673 1926 22400 1940 40000 1949 59900ЕлХалкы саны 1959 104 000 1970 219 600 1980 339 100 1985 404 800 1986 414 000ЕлХалкы саны 1990 429 000 1995 446 700 1999 458 000 2005 442 600 2009 444 430 2010 447 929
Административ бүленеш 130px|right Калинин районы Мәскәү районы Ленин районы Заволжье территориаль идарәсе
Мәгариф
Чабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:
И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты, И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты, Чуаш дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты.
Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар.
Мәдәният Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле Чуаш дәүләт академия драма театры Чуаш дәүләт опера һәм балет театры montaznik21.ru Дин Православие Покров-Татиана соборы Ислам Болгар мәчете
Икътисады
Каланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора.
Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән.
Кардәш калалар Чабаксарның биш кардәш шәһәре барПобратимы г. Чебоксары: Анталья (Төркия) Гродно (БелаPəcəй) Рунду (Намибия) Санта-Клара (Куба) Эгер (Маҗарстан)
Шәхесләр Дмитрий Моисеев (1986), чуаш язучысы. Искәрмәләр
Төркем:Чуашстан Төркем:Чуашстан шәһәрләре Төркем:Pоссия Федерациясе субъектлары башкалалары * Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре