Бабелмәндәб ( баб әл-мәндәб — «елау капкасы»Бабелмәндәб — Кызыл диңгезнең көньяк бугазы («Елау капкасы» дигән сүз). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 21.) — Африка (Җибути һәм Эритрея дәүләтләре) һәм Гарәбстан ярымутравы (Йәмән дәүләте) арасына урнашкан бугаз. Кызыл диңгезне Гарәбстан диңгезенең Гадән култыгы белән тоташтыра. Азияне Африкадан аерып тора. Озынлыгы 109 км, иң тар урыны 26,5 км, фарватерда иң кече тирәнлеге 182 м.

Искәрмәләр

Төркем:Азия бугазлары Төркем:Африка бугазлары Төркем:Һинд океаны бугазлары Төркем:Кызыл диңгез Төркем:Йәмән географиясе Төркем:Җибути географиясе Төркем:Эритрея географиясе