Һенрик Сенкевич яки Генрих Сенкевич () (1846-1916) — Польша татар язучысы, галиме, Нобель бүләге иясе (1905).

Һенрик Сенкевич — Санкт-Петербург Император Фәннәр Академиясенең әгъза-кореспонденты (1896 елдан) һәм аның хөрмәтле академигы (1914 елдан) булган. Тәрҗемәи хәл Һенрик Сенкевич татар нәселеннән, фәкыйрьләнгән шляхтадан булган. Әтисенең бабалары Витовт хәкимлегендә Җәләл-әд-Дин җитәкчелегендә Польшага килгән татарларыннан чыккан.

Һенрик Сенкевич 1870 елда Варшава Университеты тәмамлаган.

1869 елдан Польша матбугатында эшли башлаган. 1873 елдан "Польша гәҗите"ндә («Gazeta Polska»), 1874 елдан «Niwa» җурналында, 1882 елдан «Сүз» («Słowo») гәҗитендә эшләгән.

Беренче бөтендөнья сугышы башлаганнан соң Швейцариягә күчә, анда Веве шәһәрендә 1916 елда вафат булган.

Иҗат

Төп әсәрләре Речь Посполитая турында тарихи трилогиясе

«Огнём и мечом» / поль. Ogniem i mieczem (1883 — 1884) «Потоп» / поль. Potop (1884 — 1886) «Пан Володыёвский» / польск. Pan Wołodyjowski (1887 — 1888) «Без догмата» / поль. Bez dogmatu (1889 — 1890) «Семья Поланецких» / поль. Rodzina Połanieckich (1893 — 1894) «Камо грядеши» / лат. Quo vadis (1894 — 1896) «Крестоносцы» / поль. Krzyżacy (1897 — 1900) «Омуты» / поль. Wiry (1909 — 1910) «Легионы» / поль. Legiony (1913 — 1914) Хикәяләр «Кирәкмәскә» / «Юморески из портфеля Воршиллы» / «Старый слуга» / «Письма из путешествия» / «Ганя» / «Селим Мирза» / «Эскизы углем» / «Янко-музыкант» / «Из дневника познанското учителя» / «За хлебом» / «Фонарщик на маяке» / «Бартек-победитель» / «Ангел» / «Сахем» / «Воспоминание о Марипозе» / «В пустыне и пуще» /

Хәтирә

Һенрик Сенкевичның иҗаты Польша мәдәниятенең тарихында зур роль уйнады һәм бөтендөнья тарафыннан хөрмәтләнде.

Сенкевич 1990-1994 елларда кулланышта булган 500000 злотый купюрасында сурәтләнгән.https://en.wikipedia.org/wiki/File:500000_z%C5%82_1990_av.jpghttps://en.wikipedia.org/wiki/Polish_z%C5%82oty#/media/File:500000_z%C5%82_1993_av.jpg

«Quo vadis» әсәре кырык артык теленә тәрҗемә ителгән иде. "Догматсыз" әсәре Л. Н. Толстой, Н. С. Лесков, А. П. Чехов, Максим Горький һәм бүтән рус язучылары тарафыннан югары рәвешле бәяләнгән.

Һенрик Сенкевичның әсәрләре буенча күп филмнәр төшерелгән, иң танылганы: «Quo vadis» (1951, АКШ), «Огнём и мечом» (1999, Польша), «Quo vadis» (2001, Польша).

Һенрик Сенкевич истәлегенә Ил-62 очкычына (RA-8670 санлы) исем бирелгән.

Польшада һәм бүтән дәүләттә Һенрик Сенкевич истәлегенә күп музейлар, һәйкәлләр, урамнар ачылган.

Моны да карагыз Польша-Литва татарлары

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Генрик Сенкевич: биография, фотографии, произведения Genealogia Henryka Sienkiewicza od Mieszka I do dzisiaj, wypis 1307 przodków. Genealogia Henryka Sienkiewicza herbu Oszyk Drzewo genealogiczne rodziny Cieciszowskich – pochodzenie Sienkiewicza z ukazaniem jego pokrewieństwa z Joachim Lelewel, pisarką Jadwiga Łuszczewska i profesorem historii literatury Ignacy Chrzanowski.

Төркем:Польша язучылары Төркем:Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Липка татарлары Төркем:Варшава университетын тәмамлаучылар