Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән Халыкара асаба халыклар телләре елыInternational Year of Indigenous LanguagesДәүләтнең тел сәясәте турында БМОга шикаять итү мөмкин Россиядә театр елыУказ о проведении в 2019 году Года театра.
Вакыйгалар
Гыйнвар 1 гыйнвар АКШ-ның ЮНЕСКО-дан чыгу турындагы карары үз көченә кергән. NASA-ның New Horizons космик аппараты 2014 MU69 (Ультима Туле) объекты яныннан узып китте. 3 гыйнвар — кешелек тарихында беренче тапкыр Кытайның «Чанъэ-4» пилотсыз станциясе айның икенче ягында йомшак утырган. 5 гыйнвар — 1 февраль — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә футбол буенча 17-нче Азия Кубогы уза. Катар җыелма төркеме җиңде. 6 гыйнвар — Константинополь Патриархиясе Украина Православ чиркәвен аутокефаль (РПЧ белән тигез хокуклы) чиркәү итеп таныган.
Февраль 1 февраль — Мәскәүдә Бердәм Россия офисына һөҗүм итүдә гаепләнгән МДУ аспиранты Азат Мифтахов тоткарланган. 24 февраль — Молдавиядә парламент сайлауларыПотасовки на площади Великого Национального Собрания. .
Март
2—12 март — Красноярскида (Россия) XXIX кышкы Универсиада узды. 3 март — Эстониядә парламент сайлаулары. 19 март — Казагыстан белән 30 елдан артык падишаһлык иткән Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан киткән. 22 март — Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында (Сайтама, Япония) ялгыз шууда җиңү яулый. 27 март — Ford ширкәте Россиядә җиңел автолар чыгаруны туктату турында белдерә, шул сәбәпле Чаллыдагы автозавод һәм Алабугадагы двигательләр заводы ябыла.Ford закроет заводы в Челнах и Елабуге 31 март — Украинада президент сайлауларының беренче туры.
Апрель 15 апрель — Парижда Нотр-Дам-де-Пари гыйбадәтханәсенә ут каба. 16 апрель — Русия Д.Думасы Рунетның «имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында» канун өлгесен кабул итте.Русия думасы Рунетны изоляцияләү канунын кабул итте 18 апрель — Уфада Габдулла Тукайга тарихта беренче һәйкәл корыла. 30 апрель Япония императоры Акиһито план рәвешендә тәхетеннән баш тартаИмператор Японии Акихито отречется от престола 30 апреля 2019 года.. Беларусь Дружба нефтьүткәргече буенча Россиядән Европага экспортка барган нефтьне, пычрак һәм эшкә яраксыз булу сәбәпле үткәрүне туктаткан.
Май 1 май — Петербургта Хезмәт бәйрәме көненә багышланган йөрешне полиция көч белән тарата, 70 кеше тоткарлана. Дәрвишләр бистәсендә шәһәр хакимиятенә каршы митинг уза. Дәрвишләр бистәсе: "Төп проблем — юл түгел, ә без сайлаган хакимият" 3—19 май — Братиславада һәм Кошицада (Словакия) алкалы хоккей буенча дөнья чемпионаты узачакОпределены хозяева чемпионатов мира по хоккею 2019 и 2020 годах.. 14—18 май — Исраил (Тел-Әвив) Eurovision-2019 кабул итәчәк. 31 май — Казан Халыкара аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелә.
Июнь 1 июнь — Казанның Шәриф Камал музее нигезендә Татар әдәбияты музее эшли башлый. 3 июнь — Татарстан тулысынча санлы телевидениегә күчә.https://www.business-gazeta.ru/news/405651 4 июнь — Ураза бәйрәме. 7—9 июнь — WWDC Калифорниядә. 19 июнь — татарларның «Фәйзрахманчылар» дини җәмгыятенең биш җитәкчесе экстремистлыкта гаепләнеп, җәмгысе 28,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.Татарстанда "Фәйзрахманчылар" төркеме әгъзалары ирекләреннән мәхрүм ителде 21 июнь — Путин Россиядән Грузиягә туристларны җибәрмәскә кушкан һәм авиаочышларны тыйган. Путин Грузиягә очышларны вакытлыча туктата
Июль 2 июль Тулы кояш тотылуы булды, ул Тын океанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Чилида һәм Аргентинада иң яхшы күрендеTotal solar eclipse of 2019 jul 02.. Россиянең яшерен максатлар үтәүче махсус су асты көймәсендә янгын чыгып, 14 кешедән торган экипаж тончыгып үлә. Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була. 14 июль — Башкортстанның Архангел районында Чаллы туристлары утырган автобус юл бәла-казасына тарый. 6 кеше һәлак була.https://www.azatliq.org/a/30055072.html 16 июль — Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров 2021 елда Нефтекамада татар полилингваль мәктәпнең ачылуын вәгъдә иткән.
Август 8 август Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты.Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты Северодвинск диңгез ракета полигонында сынаулар үткәргәндә шартлау чыгып, 5 Росатом хезмәткәре һәлак була.. 11 август — Корбан бәйрәме. 24 август — Арчада районара чүп полигонын ясауга каршы урам җыены узды. 31 август — Аргентина дәүләт бурычы буенча дефолт игълан ителде.
Сентябрь 2 сентябрь — ТР мәдәният министрлыгы Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллинны эшеннән алган.Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм" 8 сентябрь — Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда парламент, Башкортстанда башлык сайлау көне. 10 сентябрь — Ижауда удмурт галиме Альберт Разин Россиядә милли телләрне бетерү сәясәтенә каршылык йөзеннән үз-үзенә ут төртеп үлә. 27 сентябрь — Китап радиосы Казанда 98,6 MHz ешлыгында эфирга чыгу хокукын алган.Казанда татар телендә "Китап" радиосы эшли башлаячак 29 сентябрь — Австриядә вакытыннан алда парламент сайлаулары.
Октябрь 1 октябрь — Гыйракта массакүләм протестлар башланды. 14 октябрь — Россиядә аналог телевидениесе тулысынча сүндерелде һәм халкы тоташы белән Мәскәү-Петербург каналларыннан гына торган санлы телевидение триплексларына күчерелде. 19 октябрь — Краснояр краенда буа (дамба) ерылу аркасында 15 кеше һәлак була.https://www.azatliq.org/a/30224723.html 19 октябрь — Россия Федерациясе буенча һәм 22 чит илдә Татарча диктант үткәрелгән. Язу урыннары — 1410, катнашучылар саны — 85 мең артык.Башкортстан хакимияте "Татарча диктант" чарасын уздыруга комачауладыВсемирный форум татарской молодежи потребовал от Радия Хабирова разобраться со скандалом вокруг "Татарского диктанта" 25 октябрь — Байкал арты краенда рядовой Рамил Шәмсетдинов үзен җәзалаган офицерны һәм җиде түбән чин хәрбиен атып үтерә, өчесен яралый. 28 октябрь — Башкортстан җитәкчелеге рәсми иҗтимагый оешмалары аша Башкортстанда Татарча диктант уздырылуга ризасызлык белдереп, Татарстан җитәкчелегенә язма дәгъва белдерә. Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре "Татарча диктант"ка зарланып хат язган
Ноябрь 5 ноябрь — Кырым күпереннән тимер юл хәрәкәте ачыла. 5 ноябрь — РФ Президенты В. В. Путин Википедияне «ышанычлырак мәгълүмат чыганагы» — Зур Россия белешмәлеге () белән алмаштырырга тәкъдим итте Нас пугают блокировкой с 2012 года. Радио Свобода, 6.11.2019 Путин предложил заменить «Википедию» на более достоверный источник информации. ИА «Башинформ», 6.11.2019. 23 ноябрь — Бугенвильнең Папуа — Яңа Гвинеядан бәйсезлеге турында референдум булачак
Декабрь
Хаябуса-2 зонды 1999 JU3 астероидыннан Җиргә кайтырга кузгалаJAXA Report on Hayabusa-2, Procyon, and International Collaboration Sample Return Working Group. . 9 декабрь — Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) Россияне 4 елга Олимпия уеннарыннан һәм барлык дөнья чемпионатларыннан читләштергән. 10 декабрь — Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районындагы Куштау уникаль табигать һәйкәленең сода ясау өчен эшкәртеләчәген белдерә.Радий Хәбиров: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу — файдасыз" 16 декабрь — Казан янындагы Усаклык бистәсендә Чүп яндыру заводын төзүгә каршы активистларның чатыр лагере полиция һәм «милли гвардия» көче белән туздырылган, активистлар тоткарланган.
Вафатлар
Гыйнвар 4 гыйнвар — Мөсәгыйть Хәбибуллин (91), Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе. 12 гыйнвар — Габбәс Мөхәммәтшин (83), урынбасары, ТАССР атказанган төзүчесе. 14 гыйнвар — Гомәр Мәрдәнов (88), актер, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы. 13 гыйнвар — Басыйр Рафиков (97), татар шагыйре (Магнитогорски). 16 гыйнвар — Илһам Шакиров (83), бөек татар җырчысы.
Февраль 16 февраль — Венера Ихсанова (85), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). 17 февраль — Заһир Вәлитов (78), Гафури театры артисты, РФ, БР халык артисты, С. Юлаев премиясе. 25 февраль — Җәүдәт Дәрзаман (73), шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзаман вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 25.02.2019.
Март 14 март — Илгиз Кәримов (77), журналист, публицист, тәрҗемәче.
Апрель 6 апрель — Рифгать Әбдиев (92), уйлап табучы, кибернетик, фән докторы, профессор. 8 апрель — Василий Лихачев (67), дәүләт эшлеклесе, юрист, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, ТР вице-президенты, Россиянең Европа берлегендә даими вәкиле. 18 апрель — Айрат Ибраһимов (83), татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист (Сембер). 24 апрель — Дөрия Рамазанова, татар телчесе, фәннәр докторы, профессор.
Май 9 май — Сергей Доренко (59), Россия журналисты, теле- һәм радиотапшырулар алып баручы, комментатор, продюсерВ Москве скончался Сергей Доренко.
Июнь 26 июнь — Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин (72), БР мөфтие Башкортстанның беренче мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат. Азатлык радиосы, 26.06.2019. 30 июнь — Әмир Камалиев (59), драматург, актер Танылган артист, драматург Әмир Камалиев вафат. Азатлык радиосы, 30.06.2019.
Июль 9 июль — Рип Торн (88), америка актеры, «Эмми» премиясе лауреаты (1996)Rip Torn, Artie the Producer on 'The Larry Sanders Show,' Dies at 88.
Август 17 август — Илмир Имаев (68), блогер, хокук яклаучы, сәяси тоткын.
Сентябрь 10 сентябрь — Альберт Разин (79), удмурт галиме, җәмәгать эшлеклесе."Ишетегез мине: удмуртларның геноциды бара" — Альберт Разин манифесты 14 сентябрь — Муса Сираҗи (80), шагыйрь В Башкирии на 81 году жизни скончался поэт Муса Сиражи. proufu.ru, 14.09.2019. 27 сентябрь — Әзһәр Хөсәенов (78), татар театрларында җитәкче, Сара Садыйкова фонды директоры.
Октябрь 9 октябрь — Җәүдәт Миңнуллин (64), татар тарихчысы, Казан университеты фәнни китапханәсенең элекке мөдире. 11 октябрь — Алексей Леонов (85), совет космонавты, ССРБ-ның очучы-космонавты (1965), ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1965, 1975)Умер Алексей Леонов – первый человек в открытом космосе. 12 октябрь — Рада Нигъмәтуллина (88), сынчыТанылган татар сынчысы Рада Нигъмәтуллина вафат. Азатлык радиосы, 12.10.2019.
Ноябрь 7 ноябрь — Талха Гыйниятуллин (94), БР халык язучысы Умер народный писатель Башкортостана Талха Гиниятуллин. ИА «Башинформ», 7.11.2019. 29 ноябрь — Рафаэль Сәхәбиев (68), татар опера җырчысы.
Декабрь 3 декабрь — Исламия Мәхмүтова (76), РСФСР-ның атказанган, Татарстанның халык артисты. 10 декабрь — Юрий Лужков (83), Россия сәяси эшлеклесе, 18 ел дәвамында (1992—2010) Мәскәү хакиме (мэр) булып эшләгән. 21 декабрь — Маузир Гыйниятуллин (57), Чаллы татар милли хәрәкәте вәкиле.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Надир Әлмиев Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова Тәлгать Галиуллин
Нобель премиясе лауреатлары Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Абий Әхмәт Али, Хәбәшстан премьер-министры.
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар