Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — язучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы.

Тормыш юлы Фоат Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый.

Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» район газетасы мөхәррире булып эшли.

Фоат Садриев – 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге чорда Мөслимдә яши. Гаиләсе Хатыны Сәйденур (? ― 2023), һөнәре буенча укытучы. Язучы Фоат Садриевның хәләл җефете Сәйденур ханым вафат. Татарстан Язучылар берлеге Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар Фоат Садриев Тукай премиясенә тәкъдим ителде Яшәү мәгънәсен эзләү Ренат Әюпов Русиянең атказанган артисты, ә Фоат Садриев Татарстанның халык язучысы булды

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:1941 елда туганнар Төркем:10 мартта туганнар Төркем:Тукай премиясе лауреатлары‎ Төркем:Татарстанның халык язучылары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары