Анна Ахматова елы (ЮНЕСКО). 1989 елгы инкыйлаблар елы.
Вакыйгалар 7 гыйнвар — Япония шаһзадәсе Акихито яңа император булып игълан ителә. 12 гыйнвар — ССРБда соңгы Халык исәбе алына. 14 гыйнвар — Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең беренче оештыру җыены. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге ничек башланды 12—19 гыйнвар — ССРБ тарихында соңгы җанисәп. 15 февраль — Әфганстаннан совет хәрбиләре чыгарыла. 13 март — Интернет буларак танылган Бөтендөнья пәрәвезе () оештырыла. 26 март — ССРБда беренче альтернатив халык депутатларын сайлаулар. 18 май — Югары Литва ССР Шурасы Бәйсезлек турындагы Декларацияне кабул итә. 12 июль — Уфа Нур татар театры яңадан оеша. 4 июнь — Уфа янындагы тимер юл һәлакәте. 4 июнь — Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында студентларның җыены вәхшиләрчә бастырыла. 14 июль — Франция инкыйлабының 200 еллыгы билгеләнә. 22 июль — Таҗик теле Таҗикстан дәүләт теле булып игълан ителә. август — Казанда «Идел» журналы чыга башлый. 22 август — Казанда һиҗри буенча Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы бәйрәм ителә. Чаралар Үзәк стадионда уза, Ленин районында Болгар мәчетенә ташы салына. 31 август — Молдав теле Молдавиядә дәүләт теле булып игълан ителә һәм латин әлифбасына күчерелә. 15 сентябрь — Сембер шәһәрендә «Өмет» газетасының беренче саны дөнья күрде. 22 сентябрь — Казакъ теле Казакъстанның дәүләт теле булып игълан ителәЗакон Казахской Советской Социалистической Республики от 22 сентября 1989 года О языках в Казахской ССР. 15 октябрь — Казанда беренче тапкыр милли хәрәкәт 1552 елда Казанны яклап һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә Хәтер көнен уздыра. 14 ноябрь — ССРБ Югары Шурасы Сталин оештырган милләтләрне туган җирләреннән сөрү гамәлләрен хокуксыз һәм җинаятьчел дип тапты.https://ru.wikisource.org/wiki/Декларация_ВС_СССР_от_14.11.1989 17 ноябрь — Праһа шәһәрендә полиция тыныч демонстрацияне куа. 17 декабрь — АКШта Fox телевижн каналы буенча Симпсоннар сериалы тапшырыла башлый. 27 декабрь — БАССР-ның Мифтахетдин Акмулла премиясе булдырыла. 29 декабрь — Чехословакияне Вацлав Һавел җитәкли.
Туулар
3 март — Ришат Төхвәтуллин, эстрада җырчысы (лирик тенор). 21 февраль — Корбин Блю, АКШ поп-җырчысы, биюче. 4 июнь — Эльдар Касыймов, әзәри җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе. 5 июнь — Артем Пискунов, драма артисты, Тинчурин театры артисты, «Тантана», Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты. 17 май — Радик Юлъякшин, эстрада җырчысы. 27 июнь — Наил Нәбиуллин, татар милли хәрәкәте активисты. 23 июль — Дәниел Редклифф, британ актеры. 13 сентябрь — Томас Мюллер, Алмания футболчысы, 2014 ел Дөнья чемпионы. 15 сентябрь — Илнур Зәкәрин, шоссе велоузышчысы. 17 октябрь — Айнур хәзрәт Биргалин (1989), БР мөфтие. 26 ноябрь — Алмаз Борһанов, драма актеры, Камал театры артисты. 8 декабрь — Резедә Сәләхова, Тинчурин театры артисты.
Вафатлар right|100px|thumb|Нәби Дәүли
Нәби Дәүли, татар шагыйре. Рамазан Байтимеров, татар шагыйре, Рөстәм Яхин музыкасына язылган «Туган ягым» җырына сүзләр авторы. 1 гыйнвар — Ревдар Садыйков (51), балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе. 7 гыйнвар — Хирохито, Япония императоры. 23 гыйнвар — Сальвадор Дали, испан рәссамы. 4 апрель — Семен Коновалов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 18 май — Әнвәр Бикчәнтәев (72), күренекле совет язучысы. 27 август — Борһан Шәһиди (94), КХР дәүләт эшлеклесе. 12 сентябрь — Сәет Шәкүров (71), татар драматургы. 22 ноябрь — Шамил Сериков (33), грек-рим көрәше буенча Мәскәү Олимпия уеннары чемпионы. 24 ноябрь — Әсгать Мирзаһитов (61), язучы, драматург. БАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. 8 декабрь — Венера Шәрипова, җырчы. 14 декабрь — Андрей Сахаров (68), совет физигы, диссидент, хокук яклаучы. 17 декабрь — Җәмал Вәзиева, әдәбият белгече. 26 декабрь — Николай Чаушеску (71), Румыния президенты, диктатор.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Хәмит Ярми, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен — үлгәннән соң)Тукай премиясе лауреатлары — Хәмит Ярми. Хуҗи Мәхмүтов, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Хуҗи Мәхмүтов.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Норман Рамзей, Ханс Демелт, Вольфгаң Пауль. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Сидней Олтмен, Томас Чек. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Майкл Бишоп, Харолд Вармус. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Камило Хосе Села. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Трюгве Хаавельмо. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Далай-лама XIV.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар