Халыкара экотуризм һәм таулар елы. Казакъстанда «Сәламәтлек елы»adilet.zan.kz — 2002 жылды Денсаулық жылы деп жариялау туралы. Австралиядә «Аз халыклы торак пунктлар елы». Бөекбританиядә «Милли фән елы».

Вакыйгалар Гыйнвар 1 гыйнвар — Европа берлегендә евро кәгазь акчалары тәңкәләре кертелүе.

Февраль 8 февраль — Солт-Лейк-Ситида XIX Кышкы Олимпия уеннары ачыла.

Март 25 март — Әфганстанда көчле җир тетрәвендә гә якын кеше вафат.

Апрель 15 апрель — Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтае узаQazanda Bötentatar İctimağıy Üzägeneñ qorıltayı ütte. 19 апрель — Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертеләTatarstan Konstitutsiäsenä üzgäreşlär kertü turındağı qanun öçençe uqılışta qabul itelde.

Май 20 май — Көнчыгыш Тимор бәйсезлеген ала. 31 май — беренче тапкыр Азиядә узган футбол буенча дөнья чемпионаты ачыла.

Июнь 13 июнь — АКШ бер яклы тәртиптә 1972 елгы ракетага каршы оборона турындагы килешүдән чыга.

Июль 1 июль — Боден күле өстендә «Башкорт авиалинияләре» очкычы авиаһәлакәте. 9 июль — Африка Берлеге Оешмасы рәсми төстә Африка берлегенә әйләнә. 10 июль — Украина президенты Леонид Кучма илнең НАТО-га интеграциясе турында карарга кул куя.

Август 3 август — Уфада Башкортстан татарларының II Корылтае башлана. 3 август — Төркиядә үлем җәзасы кире кагыла. 26 август — Гөрҗистан парламенты илнең БДБ оешмасыннан чыгу карарын кабул итә.

Сентябрь 1 сентябрь Русия Федерациясендә яңа Арбитраж процессуаль кодексы үз көченә керде. «РТР» телеканалы исемен «Россия»-гә алыштырды. 2 сентябрь — «ОРТ» телеканалы исемен «Первый канал»-га алыштырды.

Октябрь 16 октябрь — 2002 елның Бөтенроссия халык җанисәбе тәмамлана. 18 октябрь — Татарстанда Саескан тавы янында Р239 автоюлында Чулман аша күпернең беренче чираты әрәкәт өчен ачыла. 26 октябрь — Мәскәүдәге Театраль үзәкне штурмлау нәтиҗәсендә 100-дән артык тамашачы һәлак була.Dubrovka faciğäsenä 4 yıl

Ноябрь 15 ноябрь — РФ Дәүләт Думасы татар теленең латин имлясына күчүен тыя торган канун кабул итә. 25 ноябрь — Төрекмәнстан Президенты Сәфәрморат Ниязов кортежы Ашхабад үзәгендә атыла. Берничә кеше яраланган. Ниязов үзе зыян күрмәдеlenta.ru — Трудящиеся Туркмении утешают Ниязова после покушения. .

Декабрь Халыкара галимнәр төркеме дөгенең ДНК-сы структурасын билгеләде. Геномы ачыкланган беренче авыл хуҗалыгы культурасы дөге булып чыкты.

Туулар

18 май — Алинә Заһитова, тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Олимпия чемпионы. 22 июль — Феликс, Дания шәехзадәсе. 6 үкᴛәбер — Клеопатра Стратан, Молдавия җырчысы.

Вафатлар right|100px|thumb|Аяз Гыйләҗев

Мөхәммәт Хәмзин, татар актеры. 28 гыйнвар — Астрид Линдгрен, швед балалар китапларын язучысы. 18 февраль — Тур Хейердал, Норвегия сәяхәтчесе. 13 март — Аяз Гыйләҗев, татар язучысы, драматург. 26 март — Марсель Сәлимҗанов, Камал театрының баш режиссеры. 15 апрель — Нәҗип Мәдияров, татар шагыйре. 15 апрель — Деймон Найт, АКШ язучысы-фантаст. 27 апрель ― Роберт Әбелмәмбәтов, 1 август — Габдулла Гарифуллин, Советлар Берлеге Каһарманы. 15 август — Сөләйман Абдуллин, совет җырчысы, Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1986). 22 октябрь — Рәмзия Вәлитова, «Әлифба» авторы. 31 декабрь — Сергей Князев, СБКФнең Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Якуб Зәнкиев, татар язучысы («Иртеш таңнары» китабы өчен).

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Раймонд Дэвис, Масатоси Косиба, Риккардо Джаккони. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Фенн, Коити Танака. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Сидней Бреннер, Роберт Хорвиц, Джон Салстон. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Имре Кертес. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Дәниел Канеман, Вернон Смит. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джимми Картер.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар