Вакыйгалар 19 май — Ырынбурда «Галимнәр илә залимнәр» әсәре белән «И. Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче мөселман драма артистлары труппасы» (булачак «Сәйяр») үз эшен башлый. 19 сентябрь — Җәмгыяте хәйрия Сөембикә манарасын төзекләндерүгә 7 мең сум җыя.День в истории: реконструкция башни Сююмбике в Казани, Хрущев — в США и первый конкурс красоты 3 ноябрь — Франциядә дөньядагы беренче вертолёт очыш ясый. 1 декабрь — Казанның «Болгар» кунакханәсендә беренче тапкыр Шәрык клубы җыелышы оештырыла.

Туулар

2 гыйнвар — Галия Нигъмәтуллина, Камал театры актрисасы, ТАССР халык артисты. 6 гыйнвар — Мирсәй Әмир, татар язучысы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе (1907-1980). 9 гыйнвар — Гай Таһиров, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, татар халык хореографиясенең күренекле вәкиле (1907-1995). 22 гыйнвар — Педер Хузангай, Чуаш АССР халык шагыйре. 23 гыйнвар — Ефрем Еллиев, чуаш язучысы. 29 гыйнвар — Зәкия Туфайлова, балалар шагыйрәсе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. 4 февраль — Ибраһим Гази, татар язучысы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 7 февраль — Габдрахман Таһирҗанов, Ленинград университеты профессоры. 10 февраль — Барый Кәлимуллин, совет архитекторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. 23 февраль — Абдулла Шаһиев, пулеметчы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943/1992). 14 апрель — Мидхәт Булатов, архитектор. 15 апрель — Гази Кашшаф, әдәбиятчы. 12 май — Дементий Шмаринов, ССРБ халык рәссамы. 15 июнь — Гомәр Исмәгыйлев, режиссер. 22 июнь — Мәсгут Галиуллин, шагыйрь, журналист. 26 август — Гариф Гобәй, татар язучысы. 24 октябрь — Җәмал Вәзиева, әдәбият белгече. 15 декабрь — Пётр Новиков, генерал-майор. 21 декабрь — Сәхаб Урайский, шагыйрь. 23 декабрь — Габдулла Амантай, язучы, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. Әмин Тынчеров, ТАССР ХКШ рәисе.

Вафатлар

7 гыйнвар — Сергей Дьяченко, Казан башлыгы, музей директоры. 2 февраль — Дмитрий Менделеев, рус галиме, химик, физик, метролог, метеоролог, һ. б. 19 март — Фердинанд Юлиус Фагерлин (Ferdinand Julius Fagerlin), швед рәссамы. 14 май — Лев Хрщонович, Казан архитекторы. 28 июнь — Мөхәммәтсәлим Өметбаев, шагыйрь, башкорт тарихчысы, этнограф, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 15 август — Йозеф Йоахим, австрий музыканты. 27 август — Мәхмүт Алмаев, шагыйрь, язучы, журналист, полиграфия белгече. 7 сентябрь — Франсуа Арман Сюлли-Прюдом, француз шагыйре, Нобель бүләге лауреаты. 15 ноябрь — Иван Лихачев, вице-адмирал, коллекционер

Төркем:1907 ел Төркем:Еллар