right|150px|thumb|ASIMO — ясалма интеллектка ия булган робот Ясалма интеллект (ЯИ) (яки шәкли фәһем) — машиналарның интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куя торган санак белеменең тармагы. Ясалма интеллект буенча дәреслекләр өлкәне «акыллы агентларны өйрәнү һәм аларны конструкцияләү» дип атыйлар, монда акыллы агент — ул үзенең әйләнә-тирәсен сиземли һәм уңыш шансларын максимизациясе өчен гамәлләр эшли торган система. Төшенчәне 1956 елда керткән Джон МакКарти аңа «акыллы машиналар ясауның фәне һәм инженериясе» билгеләмәсен бирә.
Бу өлкә акыллы җан ияләрнең төп милке булган — Homo sapiensның акыллылыгын шулкадәр төгәл тасвирлап була ки, хәтта машина ярдәмендә аның моделен төзергә була дигән фаразда нигезләнгән. Фәлсәфә бүлегендә Дартмут тәкъдимен карагыз. Бу зиһен табигате һәм ясалма җан ияләрне барлыкка китерү әхлагы турындагы фәлсәфи сорауларны китереп чыгара, бу сорауларны миф, уйлап чыгарулар һәм фәлсәфә борынгы заманнардан ук тикшергән. Ясалма интеллектка оптимизм белән караганнар. Оптимизм элеккеге ясалма интеллект тикшеренүчеләрнең фараз итүләрендә булган (ЯИ тарихында оптимизм карагыз, шулай ук хәзерге заман трансгуманистлары, мәсәлән Рэй Курцвайль фикерләрендә. Әмма шулай ук кризислар да кичергән. Кризислар турында 1966-ынчы елда чыккан ALPAC игъланында, 1970 елда перцептроннарның булмавында, 1973-енче елдагы Лайтхилл игъланында һәм 1987 елдагы lisp машиналар базары ишелүендә белеп була. Хәзерге заманда, ясалма интеллект технология сәнагәтенең мөһим өлеше булып киткән һәм санак белеменең күпчелек иң авыр мәсьәләләре өчен чишелеш тәкъдим итә.
Ясалма интеллектны тикшерү — югары технологияле һәм махсус тармак, ул ас-тармакларга «тирән» бүленгән, бу ас-тармаклар еш бер-берсе белән аралашу биремен үти алмыйлар. Ас-тармаклар махсус учреждениеләр, шәхси тикшеренүчеләр эше һәм ЯИ ничек ясалырга тиеш турында бик озак фикерләр аермасы һәм бик аерыла торган кораллар кулланышы нәтиҗәсендә махсус мәсьәләләрнең чишелеше тирәсендә барлыкка килгән. ЯИ-ның үзәк мәсьәләләре булып фикер йөртү, белү, планлаштыру, өйрәнү, аралашу, сиземләү һәм объектлар белән манипуляцияләү һәм аларны күчерү сәләте кебек ысуллар җыелмасыннан гыйбарәт. Гомуми интеллект (яки "көчле ЯИ") тармакның ерак вакытта чишеләчәк максат мәсьәләләре арасында.
Тарих Фикер йөртүче машиналар һәм ясалма җан ияләре Грек мифларында очрый, мәсәлән, Криттан Талос, Гефестның бронза роботы һәм Пигмалионның Галатеясы. Интеллектка ия кеше сыман иң элек цивилизацияләрдә төзелгән булган: буялган культ рәсемнәренә Мисыр һәм Грециядә табынганнар һәм шулай ук Ян Ши, Александрия каһарманы һәм Әл-Җәзәри тарафыннан төзелгән. Шулай ук ясалма җан ияләрен Җәбир ибн Хәйян, Юда Леу һәм Парацельс тарафыннан төзелгән дигән ышаныч бар. 19-ынчы һәм 20-нче гасырларда ясалма җан ияләре фантастикада гадәти шәхес булып киткән, мәсәлән, Мэри Шеллиның Франкенштейны һәм Карел Чапекның Р.У.Р. (Россумның Универсаль Роботлары) R.U.R. (Rossum's Universal Robots). Бу җан ияләре һәм аларның язмышлары турында хикәяләрдә хәзерге ясалма интеллект тармагында каралган өметләр, куркулар һәм әхлак мәсьәләләре турында сөйләнә.
Механик яки "формаль" фикер йөртү фәлсәфәчеләр һәм математиклар тарафыннан борынгы заманнардан ук уйлап чыгарылган. Мантыйкны өйрәнү турыдан-туры математик Алан Тьюринг һәм башкалар эшләренә нигезләнгән программаланучы цифрлы электроник санак уйлап чыгарылган. Тьюрингның исәпләү теориясе "0" һәм "1" кебек гади символлары белән эш итеп теләсә нинди уйланылган математик гамәлнең моделен төзергә мөмкинчелек биргән. Бу цифрлы санаклар формаль фикер йөртүнең теләсә нинди процессының моделен төзергә мөмкин булган караш Чёрч–Тьюринг тезисы буларак мәгълүм. Бу, неврология, мәгълүмат теориясе һәм кибернетикада аңлаешлы ачышлар белән беррәттән кечкенә төркем тикшеренүчеләрне җитди рәвештә электрон мине төзү мөмкинчелеген карарга рухландырган.
ЯИ тармагы 1956-нчы елның җәендә Дартмут колледжында конференциядә (киңәшмәдә) нигезләнгән. Катнашучылар, шулар арасында Джон МакКарти, Марвин Минский, Аллен Ньювелл һәм Һерберт Симон күп унъеллыклар буена ясалма интеллект тикшерү тармагының әйдәп баручылары булган. Алар һәм аларның студентлары күпчелек кешеләргә шаккатыргыч булган программалар язганнар. Санаклар сүзләр белән формулаштырылган мәсьәләләрне чишкән, мантыйк теоремаларын исбатлаганнар һәм инглизчә сөйләшкәннәр. 1960-ынчы елларның уртасына АКШ-ында тикшерү мул итеп Иминлек Министрлыгы тарафыннан финансланганнар һәм бөтен дөнья буенча лабораторияләр нигезләнгәннәр. ЯИ нигезләүчеләре яңа тармакның киләчәге турында бик оптимистик булганнар: Һерберт Симон “машиналар егерме ел эчендә кеше эшләгән теләсә нинди эшне башкара алачак” дигән фараз биргән һәм Марвин Минский хуплап “бер буын эчендә... 'ясалма интеллектны' барлыкка китерү мәсьәләсе күбесенчә чишеләчәк” дигән.
Алар куелган мәсьәләләрнең катлаулыгын таный алмаганнар. 1974-енче елда Сэр Джеймс Лайтхилл критикасы һәм АКШ Конгрессының “нәтиҗәлерәк” проектларны финанслау өчен басымына җавап биреп, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре барлык идарә ителмәгән ЯИ тикшеренүләргә чик куйганнар. Киләсе берничә елны, проектларны финанслауны табарга авыр булган вакытны, соңрак "ЯИ кышы" дип аталачак.
1980 еллар башында ЯИ бер яки берничә кеше экспертның белемен һәм фикерләү сәләтен моделен чагылдырган эксперт системаларының коммерция уңышы белән янә алга чыккан. 1985-енче елга ЯИ базары миллиард долларга җиткән. Шул ук вакытта Япониянең бишенче буын санагы проекты АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләрен тармакта академик тикшеренүгә финанслауны торгызырга рухландырган. Шулай да, 1987-енче елда Lisp Машинасы базары зәгыйфьләнүе белән, ЯИ-ның репутациясе тагын да төшкән һәм яңа озаграк дәвам иткән ЯИ кышы башланган.
1990 елларда һәм 21 гасыр башында ЯИ үзенең иң зур уңышларына ирешкән, шулай да ул “соры кардинал” роленда сыман булган. ЯИ логистика, бирелгән мәгълүматлар табу, медицина диагностикасында һәм шулай ук технология сәнәгатенең күп башка өлкәләрендә кулланган.
Уңыш берничә фактор сәбәпле булган: санакларның үсүче исәпләү көчендә (Мур канунын карагыз), махсус суб-мәсьәләләрнең чишелешенә күбрәк әһәмият бирелүдә, ЯИ һәм охшаш мәсьәләләр чишү буенча башка тармаклар арасында яңа бәйләнешләр барлыкка килүдә һәм тикшерүчеләрнең ышанычлы математик методларга һәм төгәл фәнни стандартларга яңа кертемендә булган.
1997-енче елның 11-енче маенда Deep Blue ул вакытта дөнья шахмат чемпионы булган Һарри Каспаровны җиңгән беренче санак шахмат уйнаучы система булган. 2005-енче елда Стэнфорд роботы DARPA Зур Ярышын алдан мәгълүм булмаган сахра трассасы буенча 131 миляны автоном рәвештә йөртүче булып узып җиңгәнDARPA Grand Challenge – home page .
Ике елдан соң CMU-дан төркем DARPA Шәһәр Ярышын үзе автоном рәвештә навигацияләнеп шәһәр җирлегендә юл тоткарлануларына һәм юл йөрү кагыйдәләренә ярашып җиңә. 2011-енче елның февраленда Jeopardy! табышмаклы уенының күрсәтү матчында IBM ширкәтенең сорауларга җавап бирүче системасы Watson ике иң бөек Jeopardy! чемпионнарын зур запас белән җиңгән.
Ясалма интеллект тикшерүнең алдынгы-кырый билгеләмәсе вакыт узу белән үзгәрә. Прагматик билгеләмәләрнең берсе: "ЯИ тикшерүе караган мәсьәләләр - санак галимнәре бүгенге көнгә ничек икътисади яктан эффектив эшләргә белми торган ." Мисал өчен, 1956-нчы елда оптика символ тану (ОСТ, Eng. optical character recognition, (OCR)), әмма хәзерге вакытта, контекстны әһәмияткә ала торган хаталарны тикшерү һәм грамматиканы тикшеү программа тәэминаты белән бөтен нәзеклекле оптика символ тану программа тәэминаты бушлайга күпчелек сурәт сканерлары белән сатыла. Беркем дә оптика символ тану кебек инде чишелгән санак белеме мәсьәләләрен "ясалма интеллект" дип атамый.
ЯИ кушымталары АКШ Иминлек Министрлыгының эксклюзив тармагы түгел, ә хәзер гомуми кулланучы әйберләрендә һәм кыйммәтле булмаган акыллы уенчыкларда бар.
Гомуми кулланылышта, "ЯИ" еллар буена ЯИ тикшерү нәтиҗәсендә чишелеше табылган санак белеме мәсьәләләренә карата кулланылмый. "Машина акыллы фикер йөртә аламы?" һаман ачык мәсьәлә булып кала. "Машина акыллы фикер йөртү"не эш гипотезасы итеп алып оптимистик фикер йөртеп, күп тикшеренүчеләр мондый машинаны төзи алганнар. Акылның моделен төзү (яки барлыкка китерүнең) гомуми мәсьәләсе берничә махсус суб- мәсьәләләргә бүленгән. Болар арасында акыллы система күрсәтергә тиеш булган үзенчәлекләр яки сәләтләр булган. Түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләргә иң күп игътибар бирелгән.
Дедукция, фикер йөртү, мәсьәләләр чишү 200px|thumb|right Иң элек ЯИ тикшеренүчеләр кешеләр табышмаклар чишкәндә яки мантыйк дедукцияләр эшләгәндә адым-адым фикер йөртүне имитацияләгән алгоритмнарны ясаганнар. 1980-енче еллар ахырына һәм 90-ынчы елларга ЯИ тикшерүендә шулай ук төгәл билгеле булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат белән эш итүнең ихтималлылыктан алып икътисадка кадәр концепцияләрне җигеп бик уңышлы ысулларын уйлап чыгарганнар.
Катлаулы проблемалар өчен бу алгоритмнарның күпчелеге бик зур исәпләү ресурсларын таләп итә ала – күпчелеге "комбинаторика шартлавын" кичерәләр: мәсьәлә билгеле зурлыктан арткач, кирәк булган санак вакыты микъдары астрономик була башлый. Эффективрак мәсьәлә-чишү алгоритмнар эзләү ЯИ тикшеренүендә югары приоритетка ия.
Хәзерге органик акыл ияләре элеккеге ЯИ тикшерүе моделен төзи алган аңлы, адым-адым дедукциясен түгел, ә күпчелек мәсьәләләрне тиз, интуициягә таянган гыйбарәләрне кулланып чишәләр. ЯИ бу төр "суб-символик" мәсьәлә чишүне имитацияләүдә берникадәр прогресс ясаган: гәүдәләндерелгән агент ысуллары яхшырак фикер йөртү өчен сенсоримотор сәләтләрнең әһәмиятен ассызыклый; нейро ятьмә тикшерүе бу сәләткә үсеш бирә торган кеше һәм хайван акылларындагы структураларны стимуляцияләү өстендә эш алып бара.
Белем чагылдыруы Белем чагылдыруы һәм белем инженериясе ЯИ тикшерүендә үзәк булып кала. Машиналар чишәргә дип фаразланган мәсьәләләрнең күпчелеге дөнья турында тулырак мәгълүматларны таләп итәчәк. ЯИ чагылдырырга тиеш әйберләр арасында: объектлар, үзлекләр, категорияләр һәм объектлар арасында бәйләнешләр; ситуацияләр, булган хәлләр, халәтләр һәм вакыт; сәбәпләр һәм эффектлар; белем турында белемнәр (безнең башка кешеләр нәрсә белгән турында белемнәребез); һәм күп башка әзрәк тикшерелгән тармаклар. “Булган” нәрсәләрнең чагылдыру – ул онтология (традицион фәлсәфәдән алынган сүз), аларның иң гомумиләре өске онтологияләр дип атала. Белем чагылдыруның иң катлаулы мәсьәләләр арасында: Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча фикер йөртү һәм квалификация мәсьәләсе Кеше белгән әйберләрнең күбесе "эш аңлаулары" шәкелен ала. Мәсәлән, әңгәмәдә сүз кош турында барса, кешеләр гадәттә йодрык зурлыгындагы, җырлый торган һәм оча торган хайванны тасвирлыйлар. Бу әйберләрнең берсе дә бөтен кошлар турында түгел. Джон МакКарти бу мәсьәләне 1969-ынчы елда квалификация мәсьәләсе буларак идентификацияләгән: ЯИ тикшеренүчеләре чагылдырып караган һәрбер гамәли кагыйдә өчен шактый күп чыгарылмалар бар. Бернәрсә дә диярлек абстракт мантыйк таләп иткәнчә фәкать дөрес яки ялган түгел. ЯИ бу мәсьәләнең берничә чишелешен тапкан. Сәламәт акыл белеменең киңлеге Уртача кеше белгән атомик фактларның саны астрономик зурлыкка ия. Сәламәт акыл белеменең тулы белем базасын төзергә омтылган тикшерү проектлары шактый зур онтология инженериясен таләп итәләр — алар кеше тарафыннан тутырылырга тиеш, бер юлы бер катлаулы концепция. Төп максат булып санакның җитәрлек концепцияләр аңлап интернет кебек чыганаклардан укырга өйрәнүе һәм шулай итеп үзенең онтологиясенә үзе өстәве тора.