Фәрһад Фәткуллин, Фәрһад Наил улы Фәткуллин (1979 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — синхрон тәрҗемәче, фрилансер, «Ел викимедиачысы — 2018» https://ru.wikimedia.org/wiki/Пресс-релизы/Фархад_Фаткуллин_—_викимедист_года! , Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең иҗтимагый әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Фәрһад Наил улы Фәткуллин 1979 елның 2 ноябрендә ТАССРның башкаласы Казанда туган.
1986 елда Казан шәһәренең француз телен тирәнтен өһрәнүче 123-нче урта мәктәпкә укырга бара. 1993 елдан Эртугрул Гази исемендәге татар-төрек лицеенда белем ала. 1995-1997 елларда АКШның Миссури штатының Клейтон шәһәре урта мәктәбендә укый. Татар, рус, француз, төрек, инглиз һәм итальян телләрен белә
2002 елда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты бакалавриатын «Предприятие белән идарә итү» (финанс менеджменты) һөнәре буенча белем ала. 2008 елда Казанның Социаль һәм гуманитар белем институты специалитет мәдәниятара коммуникациясе буенча белем ала. 2008 елда биш ай дәвамында АКШның Теннесси штаты Генераль ассамблеясының финанс контроле һәм бюджет анализы комитетларында стажировка үтә
2006-2013 елларда Татарстан Президенты тәрҗемәчесе булып эшли.
2009 елдан — Бөтендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе.
2010-2012 елларда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты һәм АКШ-ның Нью-Йорк дәүләт университеты икеле диплом программасы укытучысы булып эшли.
2012 елда Сингапурның Lee Qwan Yew Institute of Public Policy & Civil Service College , ә 2015 елда — INSEAD Executive MBA (Фонтенбло, Әбу-Даби, Вена) белем бирү программаларын уза.
Википедия волонтёрлыгы 2012 елдан Татарча Википедиядә актив. Хисап язмасы — , глобаль кертеме статистикасы. 2015 елдан — «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» мегапроектында катнаша. 2016 да Сәләт ВикиМәктәбе проектын башлата. 2017 елда «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган хезмәттәшлегендә.https://ru.wikimedia.org/wiki/Викимедиа:Членство#user-Frhdkazan 2018 елдан — халыкара татар телле викимедиачылары төркеме әгъзасы. 2020 елдан — халыкара төрки телле викимедиачылар төркемнәре әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе. Вики-Татарстан, Эзтабар.tatar, QRpedia.KZN һәм башка Вики-проектлары автордашы һәм волонтёр катнашучысы.
Иҗтимагый эшчәнлеге 2020 елдан бирле Тат.Комиссия чикләрендә Татарча Вики-хезмәттәшлек проектлары вәкиле булып тора. Икенче утырышында әгъзаларны бу юнәлеш белән таныштырды.Утырышның аудио-язмасының ~ 1:02:00-1:12:00 мизгеле Татарча Википедиядә төрле бәйге һәм марафоннарны оештыру һәм үткәрүдә катнаша.
2021 елда Piter.tatar сайты редакциясе татарча белмәгән татарларны таныштыру өчен оештырган лекцияне тәкъдим итте, һәм кулланылган слайдлар соңрак Санкт-Петербург татар медиафорумында һәм нәтиҗәдә туган «Татар порталлары союзы» хезмәттәшлеге чикләрендә Вики буенча материалларны әзерләде. + слайдлар@Викиҗыентык«Татар порталлары союзы»ның 30.01.2022 онлайн-утырышында тәкъдим ителгән видео-чыгыш һәм кулланылган слайдлары
2022 елда Татнетны үстерү фондының Попечительләр советына кабул ителде.
Гаилә Фәрһад Фәткуллин өйләнгән, кызы һәм улы бар..
Матбугатта әңгәмәләре Фархад Фаткуллин: «Кто-то считает себя орком или гоблином и указывает это при переписи». Интернет-газета «Реальное время», 07:00, 25.02.2020
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары
Шулай ук карагыз
Категория:Википедиячеләр Категория:Тәрҗемәчеләр